|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2024 Шоу-бизнес
Руслан Кираметдинов аерылган ирләргә: «Нәрсә җитмидер хатын-кызларга»Танылган артист Руслан Кираметдинов «Туган тел» телеканалында чыгып килүче «Сер итеп кенә» тапшыруында катнашкан. Җырчы аерылышканнан соң балалары белән аралашу темасына кагылышлы сорауларга да җавап биргән. "Балалар белән гел элемтәдә, сөйләшеп торабыз. Бәләкәй кыз да хәзер телефонлы, ул смайликлар җибәрә. Иҗекләп-иҗекләп яза. Соңгы вакытта күрешкән юк, чөнки өйгә кайтып та кергәнебез юк", - ди җырчы.
Үзе кебек хәлдә калган ир-атларга нинди киңәш бирер идегез, дигән сорауга Руслан:
"Бу – эпидемия кебек хәзер. Чөнки Рәсәйдә 90 процент аерылышулар бара. Статистика буенча, аларның инициаторы – хатын-кызлар. Белмим, нәрсә җитмидер хатын-кызларга…" - дип җавап кайтара.
--- |
Иң күп укылган
|