|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2024 Мәдәният
Интернетта мошенниклар мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларына да барып җиткәннәрИнтернет, замана технологияләрнең алга китүе тормышыбызны берникадәр дәрәҗәдә җиңеләйтте. Әмма хәзер акча урлау да интернет киңлегенә күчте. Интернетта мошенниклар әледән-әле төрле акча урлауның яңа ысулларын уйлап табып тора. Менә мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларына да барып җиткәннәр. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры билетларны бары тик театрның рәсми сайтында гына сатып алуны сорый. Башка сайтлардан билет алырга киңәш ителгән тәкъдимнәр килсә, сак булыгыз. Интернетта мошенниклар тарафыннан мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларына визуаль рәвештә теркәү һәм ялган билетлар сату очраклары ешая башлаган. Мондый билетлар белән спектакльгә керү мөмкин түгел, театр чит сайтлардан сатып алынган билетлар өчен җавап тотмый һәм аларның акчасын кире кайтармый.
--- |
Иң күп укылган
|