поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2024 Җәмгыять

Чыпчыклар кая киткән? Сыерчыклар нигә кими?

Биологлар, чыпчыкларның саны кимегәннән-кими бара, дип чаң суга. Бездә генә түгел, бөтен дөньяда шулай икән. Белгәнегезчә, аларның ике төре исәпләнә - йорт (аларны шәһәр чыпчыгы дип тә йөртәләр) һәм басу чыпчыклары.

Сүз исә беренчесе турында бара. Соңгы елларда аларның кимүе белән бәйле вазгыять катастрофа хәленә якын дип исәпләнә. 
Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов та соңгы ун-унбиш елда йорт чыпчыкларының шактый кимүен әйтә. Ә басу чыпчыклары киресенчә - арткан. 
 
-    Биш-алты еллар элек студентларга, кем миңа йорт чыпчыгын күреп фотога яки видеога төшереп килә, шуңа автомат зачет куям, дип әйтә идем хәтта. Ничә еллар эшләп, нибары ике кеше генә күргән булып чыкты, - ди орнитолог. 
 
Шулай да Казанның Мәскәү базары тирәсендә аларның популяциясе сакланып калган әле. Кая китсен ул чыпчыклар, күргәлим мин аларны дип әйтергә ашыкмагыз. Йорт чыпчыклары күздән югалгач, алар урынына басу чыпчыклары кереп тулган ди. Соңгылары, йорт чыпчыклары белән чагыштырганда, кечерәк икән.
-    Басу чыпчыклары ваграк орлык белән туклана, ә йорт чыпчыклары – эресен ашый. Шәһәр паркларында газоннар гел чабылып торганга, алар орлык бирергә өлгерми. Димәк, йорт чыпчыгының ашау ягы тарая. Бу – беренче сәбәп. Икенчесе -  йортларның заманча архитектура үзенчәлегендә. Элек чыпчыклар балкон асларындагы тишекләргә, чердакларга оялый иде. Хәзер исә ояларга урын юк, йортлар шоп-шома бетон белән пыяладан гына тора. Парклардагы карт агачлар урынына яшьләрен утырталар. Анда да оя кору мөмкинлеге бетте, - ди әңгәмәдәшем.
 
Изге урын буш тормыйм дигән кебек, аларның урынын басу чыпчыклары алган. Бу чыпчыкларга ризык табу җиңелрәк, ваграк булгач, оя корырга да урын эзләп аптырамыйлар. 
-     Әмма тагын бер факторны - табигатьнең үз-үзен көйләп тору механизмын истә тотарга кирәк. Бертөрле кошларның саны арта, шул ук вакытта икенчеләренең саны кими. Бу гел шулай гына бармый, кайчандыр азайганнары күпмедер вакыттан кими башлый. Аз санда калганнары киресенчә күбәеп китә. Аннары кабат арту, кимү күзәтелә. Без моны популяция дулкыннары, ягъни популяция санының даими тирбәнешләре дип атыйбыз. Чыпчыклар очрагында антропоген фактор - алда санап киткән азык базасы һәм ояларга урын булмау белән шушы табигый фактор бергә кушылып китте. Әмма узган ел йорт чыпчыклары кабат күзгә чалына башлады. Быел күбрәк тә күрербез әле, - дип өметләнә Илгизәр Рәхимов.

-     Чыпчыктан кала тагын кайсы кошларның саны кимү күзәтелә?
-     Моннан егерме биш еллар элек күгәрченнәр күбәйгән иде. Кулыңда икмәк кисәген күрсәләр, башыңа менеп кунаклыйлар иде хәтта. Хәзер исә күпкә азайдылар. Сыерчыклар да кимеде, бигрәк тә шәһәр җирендә. Шәхси торак секторы бетерелеп, алар урынына күпкатлы йортлар төзелә башлагач, алар шәһәр читенә күченделәр, чөнки сыерчык оялары куярга урын калмады. Кыргый үрдәкнең саны исә киресенчә бик нык артты. Монда шул ук антропоген фактор да роль уйный – кышлар хәзер җылы һәм азык базасы да бар, шәһәр халкы аларны гел ашатып тора. 

-    Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Казанда ябалакларны еш күрүләре турында язалар. Басу чыпчыклары кебек, алар да шәһәргә ияләшә башладымы?
-    Азык эзләп килүләре ул. Быелгы карлы кыш ябалаклар өчен зур сынау булды. Алар тычканнар белән туклана, кар катламы биек булгач, аны эләктерә алмыйлар. Әмма каргалар да тик утырмыйлар, көндезен агач ботакларына утырган ябалакларга өерләре белән һөҗүм итәләр. Ашарларына да юк, шуның өстенә каргалар да талый ул мескеннәрне.

-    Илгизәр Ильясович, “Татмедиа” бинасы тирәсендә һәр көнне диярлек кичке якта кинәт кенә каяндыр бер өер каргалар очып килүен күрәбез. Нишләп гел шул бервакытта күренәләр икән алар?
-    Мин сезгә аның сәгатен дә әйтә алам. Дөреслеген тикшерер өчен иртәгә игътибар итәрсез әле: бишенче яртылар тирәсе ул. Алар Авиатөзелеш районыннан шәһәр үзәгенә очып китәләр. Каргалар гына түгел, чәүкәләр дә бар анда. Элек алар, азык эзләп, Самосырово чүплегенә очалар иде. Ул чүплекне рекультивацияләгәч, Авиатөзелеш районындагы Оргсинтез тирәсендәге полигонга ияләштеләр. Сез аларның шуннан кайтышларын күрәсез. Көндез чүплек тирәсендә йөреп, төнгә Казан үзәгендәге паркларга кайта алар.   

-    Җылы якка киткән кошларның да кайтыр вакыты җитә... 
-    Яз хәбәрчеләре кара каргалар бу атнага кайта башларга тиеш. Алардан соң сыерчык, тургай, кызыл түшләрне көтәбез. Иң ахырга керәшә, сандугач, шәүлегән кала. Алар май бәйрәмнәренә генә кайтып җитә.
 
Басу чыпчыгы юкка чыкса да куркыныч икән. Ул бигрәк тә авыл хуҗалыгында тискәре чагылыш табарга мөмкин. Экология дәреслекләрендә шундый мисал китерелә. 1958 елда Кытайда чыпчыклар кырларда бик күп бөртеклеләрне ашап, зыян китерәләр дип санаганнар, һәм шуның өчен бу кошларны юкка чыгара башлаганнар. Нәтиҗәдә, берничә ел эчендә уңыш берничә тапкыр кимегән. Эш шунда, чыпчыклар бит әле корткыч бөҗәкләрне дә ашый. Корткычлар аркасында югалткан уңышларына караганда, чыпчыклар бөртеклеләрне алай күп ашамый булып чыккан. Шуннан ил җитәкчелеге аларның популяциясен торгыза башлаган, хәтта кошларны Россия һәм Канададан керткәннәр.
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»