|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2024 Җәмгыять
Ни өчен наркоманга әйләнәләр? – Белгеч аңлатмасыНаркомания – шәхесне җимерүгә китергән каты авыру. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резедә Хаева “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Табиб кешеләрнең наркотиклар куллана башлауга китергән сәбәпләрне атап үткән. Беренчедән, гаиләдә аңлашылмаучанлык, шәхси проблемалар. Икенчедән, кызыксынучанлык: кайберәүләр наркотик куллануны модага иярү дип, яки үз гомереңдә бер тапкыр гына булса да барысын да татып карарга кирәк, дип саный. Өченчедән, ниндидер яңа ләззәт чыганагы эзләү. Дүртенчедән – дусларга иярү. Бишенчедән, килеп туган хәлләргә үзенә бер “протест” белдерү. Алтынчыдан, үзеңне “кеше” итеп сизәргә, җитлеккән булып күренергә теләү. Һәм соңгысы – наркотикны җиңел генә сатып алу мөмкинлеге. Резедә Хаева әйтүенчә, наркоманиядән бик нәтиҗәле профилактика ярдәмендә генә котылырга мөмкин. “Профилактик чаралар җәмгыятьтә генә түгел, һәрбер гаиләдә үткәрелергә тиеш. Ата-аналарга баласына һәм тирәсендәге дус-ишләренә игътибарлырак булырга, баласының шикле кешеләр белән аралашуына юл куймаска, аны урамның тискәре йогынтысыннан сакларга кирәк. Балага үзе өчен кызыклы ниндидер шөгыль табылсын. Кызыклы, файдалы шөгыль эчү-тарту, психоактив матдәләр куллану турында уйланырга урын калдырмый”, – дигән табиб. Әгәр дә инде баланың наркотик белән “шаяра” башлавына ишарәләгән гадәтләре барлыкка килсә, озакка сузмыйча табиб-психотерапевтка, психологка мөрәҗәгать итәргә яисә кризислы психологик ярдәм телефонына шалтыратырга кирәк, дип аңлатып үткән Резедә Хаева. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|