поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.02.2024 Язмыш

"Бала кайгысы икебезне дә тезләндерде"

Без ул кешене, иртәме-соңмы, барыбер алдыбызга килеп тезләнер, гафу үтенер дип көттек. Озак еллар өметләнде күңел. Мөсәллим исән чакта бер кайгыны икегә бүлеп күтәрдек әле. Ялгызыма авыр. Сабыр итсәм дә, күкрәктәге ут көлтәсеннән кайчак йөрәк куырылып килә, – ди әңгәмәдәшем.

“Кичердек...”  
Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәүче Хәтимә апа Гайнуллинаның газиз улы  Ришат мотоцикл белән юл фаҗигасенә очрап, якты дөньялардан китеп барган. Үч иткәндәй авыруы да көчәйгән. Монысы да бала хәсрәтенең “әҗере”дер бәлки. Хәтимә апа гомере буе фермада сыер сауган, авыр һәм кадерсез хезмәтенең нәтиҗәсе дә сырхаулы картлыкка алып килергә мөмкин.
 
–    Тән сызлавына түзәрлек лә, менә бәгырьнең әрнүләре бик яман, сеңлем. Ришат улымны 25 яшендә кара гүргә иңдергәнгә дә 27 ел вакыт үтеп китте. Еламаган бер генә көнем бармы икән, – ди Хәтимә апа.
 
Аяклары шешенгәнгә Хәтимә апа өй тирәсендә дә бик әкрен йөри. Җитмәсә ул шешләр гел тишелеп ага, ди.  
 
–    Рожа чире бик хәтәр ул: кан басымы 225 кә кадәр күтәрелә, тән температусы 39 га җитә. Калтырата, туңдыра, тәмам хәлне ала. Аякның тиресе кызарып чыга да, суларга да ирек бирмичә үтереп сызларга керешә. Әле менә аягыма кып-кызыл чүпрәк бәйләп куйдым. Хирургия бүлегендә эшләүче оныгым: “Ул чир кызыл төсне яратмый”, – дигәч, халык сүзедер, дип ышанмаган да идем. Колагы ишетмәсен, тьфу-тьфу, әллә чынлап та кызыл төстән курка инде, “тәртип” бозганы юк әле. Борынгылар да бит имгәкнең имен эзләргә кушкан,  – ди Хәтимә апа.
 
Менә шушы авыруы белән хәсрәте булмаса, бүгенге мул дөньяларның рәхәт тормышына кинәнеп яшисе кеше лә ул! Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң сыер саварга керешкән яшьлеген сагынып сөйләве, бар хезмәтнең кулдан эшләнгән авырлыгын да үз итүе сокландыра.
 
–    Язларын ташу вакытында фермада бүленеп кала идек. Җыр-бию, гармун тавышы... Эш арасында да җырлап, күңел ача белдек. 50 яшемә кадәр ферма юлыннан туктамадым. Мөсәллим абыегыз да лаеклы ялга чыккач та тракторда эшләде. 55 ел тигез гомер итәрбез дә, җитәкләшеп, ахыйрәткә дә бергә китәрбез, дип сөйләшә идек. Шаяртып әйтә идек тә... Мине калдырып, үзе генә кузгалды. Вафатына дүрт ел инде. Икесе дә үзәкне өзәләр, ирнеке итәктә дисәләр дә, бала кайгысыннан ким түгел. Мөсәллим дә йөрәгемдә, тиң яшәдек бит, шуңа да бик якын ул мина, – ди әңгәмәдәшем. 
 
Гадәттә өлкән кешеләр ярату сүзен телгә алып сөйләшмиләр. Сагыну сагышы, җылы истәлекләр йөрәгендә яшәгән мәхәббәт турында сөйли дә инде. 
 
–    Яратылгандыр... Бер-ике ай сөйләшеп йөргәч, бүген алып кайтам сине,  диде дә, октябрьнең 29ы көнне пычрак ерып, җитәкләп кайтып та китте. Мин дә каршы килмәдем. Өйләнештек! Әнисе белән генә яши иде, кыз туганы читкә китеп төпләнгән, әтиләре ике бала белән ташлап киткән. Мөсәллим әтисенә үпкәләгәндер дә, рәнҗегәндер дә, тик ул аларның берсен дә кычкырып сөйләмәде. Чын ир иде, сер бирмәде. Әтисе белән аралашкандыр, дим, соңрак  аралашып яшәлде. Кайнатамның икенче хатыныннан туган малае кайнанамның энесенең кызын хатынлыкка алды – кодалаштык. Үткәннәр үткәндә калсын инде, үпкәләрне яңартып кына язмышлар үзгәрми, кичердек, – ди Хәтимә апа.
 
Мөсәллим абый белән алар алты бала үстерәләр – Ринат, Рифат, Рәзимә, Ришат, Рифкать, Рифнур. Ни гаҗәп, балаларының һәммәсе дә туган авылда төпләнгән, Рәзимә генә күрше Казаклар авылында гомер кичерә, алай да туган як туфрагын ташлап читкә китмәгән! 

Гаепсездән гаепле...
–    Үзем дә шәһәр җирен яратмадым, балаларым да авылда гөрләтеп тормыш итәләр. Улларым башка чыгып йорт җиткерделәр, янымда Рифнурым калды. Хатыны Айсылу белән күп итеп терлекләр, кош-кортлар асрыйлар. Мөгезле эре терлекләрнең саны гына да егермеләп! Кош-кортның исәбен белмим дә. Тормышлары егәрле күз генә тимәсен, – ди Хәтимә апа.
 
Биш баласына 12 онык, 3 оныкчык нәсел агачын киң ябалдашлы иткән.  Тик менә бер ботагындагы тормыш яменә бик иртә кырау үрелгән.
 
–    Ришатымның да авылда калырга иде исәбе. Әтисе кебек тракторда эшләде. Берсендә бакчада мәш килеп йөрим шулай, эштән кайтып керде бу. “Мә, әни, бу акчаны алып куй!” – ди. Хезмәт хакы алган икән. Тиенен дә тотмыйча миңа алып кайтып бирә иде, балакаем. “Стенкага кертеп куй улым, эчкәрәк яшерермен”, – дигән идем... Кичке якта дусты белән мотоциклга утырып чыгып китте. Йөргән кызы кайтмадымы икән дип белешергә барышы булган. Мотоцикл хуҗасы алда, улым аның артына утырган. Каршыларына дусты очраган, сөйләшергә дип кинәт кенә тормозга баскан. Улым арттан 17 метр алга очкан... Торып баскан ул. Тәкәнештәге участок хастаханәсенә алып килгәч, хәле авыр булса да, ишек төбендә тәмәке дә тарткан. Мамадышка җибәргәннәр. “Газинур абый, тизрәк бар әле, башыма түзәрлек түгел, бигрәк нык авырта” – дигән ул юлда, – дип сөйли Хәтимә апа. 
 
Төп йортка да авыр хәбәр кайтып ирешә. Төпчек баласының: “Әни, безнең абый егылган бит” – дигән сүзен ишетүгә хастахәнәгә чыгып йөгерә. 
 
–    Мин барып җиткәндә Ришатның хәле бик авырайган иде, янына кертмәделәр. “Реанимациядә, борчырга ярамый”, – диделәр. Бик каты бәрелүдән баш миенә кан сауган. Нәрсә уйларга да белмичә елап басып тордым. Андый чакта башка күсәк белән орган кебек катып каласың икән. Балалар мине өйгә кайтарып куйгач, Мөсәллимгә: “Иртәгә терлекләрне иртәрәк торып карарга кирәк. Ришатка операция булмагае, иртүк янына барырбыз”, – дигәнем исемдә. Күпме генә вакыт үткәндер, балалар шәфкать туташын ияртеп кайтып кермәсеннәрме. “Абый үлгән...” – дигән сүзләрен ишеткәч, гөрселдәп ауганмын. Ришатның үлемен бик авыр кичердем. Әнием исән иде. “Бүген бу балаларның икесен дә җирлибез икән”, – дигән. Ришаттан соң да тиз генә аякка баса алмадым. Мөсәллим саклады, – ди ул. 
 
Иң авыр, хәсрәтле көннәре бүген дә исендә. Ул чакта улын бер күрергә зар-интизар чакларының кыенлыгы аны әлегәчә озата килә.  
 
–    Ришатым кырыгына кадәр көн дә кайтып йөрде. Көн кичкә авышкач, улымны көтә башлый идем. Караңгылык иңүгә, Ришат кайтып керә дә, шап итеп әле бер почмакка бәрелә, әле ишек яңагына сугып тавыш бирә, ә Мөсәллим шүрләп кала иде. Миңа рәхәт, күрмисеңмени, Ришат кайтты, безгә шулай тавыш бирә ул, дип әйтә идем. Ахыйрәткә ияләшә алмаганга җаны бәргәләнгәндер, безне сагынып, арлы-бирле йөренгәндер, дим. Керфек тә какмйча таңга кадәр һәр тавышын көтеп, тыңлап чыга идем. Рифкать белән Рифнур да өч-дүрт тапкыр: “Урамда машина белән бара идек, абыйны күрдек. Шундый матур киенгән, актан! Машинаны туктатып, сикереп төшәбез генә, юкка чыга”, – дип кайтып әйттеләр. Озак саубуллашты ул безнең белән, – ди Хәтимә апа.
 
Тик бер сорау ачык калган – йөртүчегә җәза бирелмәгән. Берәүне дә гаепләмим, чирек гасыр вакыт үткәч, кемнең кемдә хакы калганлыгын ачыклау да урынсыз. Әмма күңел түрендә әрнегән яралар бар – монысы хак. 
 
–    Мөсәллим белән без көн дә көттек, капканы ачып керерләр әле, гафу үтенерләр, дидек. Безнең балалар да артык юаш, кешелекле шул. Без мәет җирләгән көннәрдә балалаларны көйләгәннәр. Үлгән кеше, нишләсәң дә кире кайтмый имеш, исән калучыга яшәргә кирәк, дигәннәр. Кем аңламый анысын? Безгә бик авыр булса да ул егетне төртмәгә утырттырмас идек. Каршыбызга килеп, гафу үтенсәләр ни була? Ә ул ышыкланыр кеше эзләп йөргән. Ришатны рульдә иде дип яздыруына безнекеләр ризалык биргән. Ришат улым гаепсездән гаепле булып, җир куенына иңде. Менә шуңа да икеләтә авыр кичердем баламның үлемен, – ди ул. 
 
Үлем, алдан сиздерми генә аяк атламый. Була аның хәбәре. 
–    Май бәйрәмнәрендә сеңлем кунакка килде. Озата чыккач, капка төбендә: “Апа, соңгы вакытларда Ришат никтер күңелсез йөри. Кайчан карама гел кәефсез”, – диде. Минем дә яшьрәк чагым, тормыш, эш дип, балама игътибар бирмәдемме, белмим дә. Сеңлемә дә каршы сүз әйтмәдем. Соңрак барысы да искә төште дә... Бала хәсрәте Мөсәллим белән икебезне дә тезләндерде. Ул да авырды. Миннән 7 яшькә олырак иде, 81 яшендә китеп барды. Минем яшьтә дә бик җиңел йөрүчеләр бар. 77 яшь нәрсә әл ул? Шул хәсрәттән яралган чир генә бетерде... Бүтән кайгырмыйм, бөтенебез дә шунда барасы, күрешәбез бит дип тә әйтеп куям, барыбер уйлата. Айсылу белән Рифнур, мине кайгырмасын дип Ришатның фотосурәтләрен дә яшереп куйдылар. Йөрәктәге хәсрәт алай гына сүнәме соң?.. Тибүдән тынып калгач кына йөрәгемдәге тәмугъ уты сүреләчәк, – ди Хәтимә апа.
 
Картлык дигәнен, шатлык түгел дияргә яратсалар да, күңелнең нәсел дәвамчыларын сөю бәхетенә күмелгән, гүзәл бер чор ул асылда. Онык-оныкчыклары, барысы да олы бәхете Хәтимә апаның. Менә шул бәхетенең түгәрәк читен китек итмәс өчен дә ул яшәргә тиеш әле, яшәргә!
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»