поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.02.2024 Җәмгыять

«Нәрсә генә кичерергә туры килмәде»: Айгөл Үлмәскулова мәкерле авыруны җиңгән

Берничә ел яман шеш – «лимфома Ходжкина» авыруы белән көрәшкән Башкортстан кызы Айгөл Үлмәскулова үзенең мәкерле авыруны җиңеп, ниһаять, тулысынча сәламәтләнүен хәбәр итте. Сөбханаллаһ!

Айгөл дәвалану курсын Төркиядә узды, аңа анда сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утырту буенча операция ясадылар.
 
Шуш көннәрдә Айгөл Истанбул шәһәрендә тикшеренүләр узган. Профессорлар Айгөлгә ракны җиңүе, хәзер аның элеккечә сау-сәламәт кеше булуы турында хәбәр иткәннәр. Айгөл бу турыда сторисларында сөйләде.
 
Айгөл – Башкортстанның Бүздәк районы Сергеевка авылыннан. Уфа дәүләт нефть университетын тәмамлаган. 6 ел инженер булып эшләгәннән соң, Айгөл һөнәри бәхетен бөтенләй башка өлкәдә таба – заказга берсеннән-берсе матур тортлар ясый башлый. Кызы Әминә белән авырлы вакытында да яраткан шөгылен туктатмый. Кызы туып, беренче тапкыр әни булуның бөтен ямен тоеп яшәр алдыннан, Айгөл тормышын 180 градуска үзгәртәчәк куркыныч диагнозы булуын белә.
 
Бала табып аз гына вакыт узуга, температурам күтәрелде, күкрәгемдә авырту, үземдә хәлсезлек тойдым. Температура антибиотиклар кабул иткәндә генә төшеп ала иде дә яңадан күтәрелә иде. Йөклелек чорымның 8нче аенда ковид кичергән идем, хастаханәләрдә дә ятарга туры килде. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, алар бу билгеләрне «ковидтан соң була торган синдром» дип аңлаттылар. 2 ай буе көтеп тә үзгәрешләр булмагач, түләүле клиникадагы терапевтка киттем.
 
Табиб киңәше буенча рентген ясаттык. Аның нәтиҗәләрен укый башлаган табибның күз карашыннан ук ниндидер начар әйбер ишетәчәгемне аңлап алдым мин… «Сезгә онкологка күренергә кирәк» дигән сүзләрдән соң, аяк астымда җир убылган кебек булды. Өйгә ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим.
 
Онколог рентген рәсемендә шактый зур үскән шеш булуын аңлатты. Иң начары – бу шеш минем элек, бала тапканчы ясалган сурәтләремдә дә күренгән. Бәхетсезлегемә, табибларның берсе дә моның начар чир икәнлеген аңламаган.
 
Бу мизгелләрдә ниләр кичерүемне аңлата да алмыйм. Югалып калдым. Башымда: «Миндә – шушы авыру, ә бит минем 2 ае да тулмаган кечкенә балам бар. Нишләргә?» – дигән уйлар бөтерелде, дөньямны караңгылык баскан кебек тоелды, аякларым тотмый башлады. Дөресен әйтәм, мин бик нык бирештем. Шул вакытта ирем һәм бертуган апамның янәшәмдә булулары һәм кызым гына үз-үземне кулга алырга ярдәм итте. Барлык якыннарым да: «Дәваланабыз, операция ясатабыз, барысы да яхшы булачак», – дип әйтеп тордылар.
 
«Нәрсә генә кичерергә туры килмәде»
 
Онколог Айгөлгә моңа кадәр үз гомерендә дә ишетеп карамаган диагноз җиткерә – «лимфома Ходжкина». Уфа табиблары шешнең размерлары инде шактый зур булуын әйтеп, биопсия ясаудан баш тарта, бердәнбер дәвалану ысулы итеп химиотерапия билгели.
 
Айгөл исә дилбегәне үз кулына ала, бирешми һәм бертуган апасы яшәгән Ижау шәһәренә юл тота, андагы табибларга мөрәҗәгать итә.
 
- Башка республикадан килгән пациент булгач, зур авырлыклар аша
 
гына табибларга эләгеп, Ижауда биопсия ясата алдым. Диагноз расланды. Бик озак вакыт хастаханәдә ятулар, депрессия, авыртынулар, хатын-кыз өчен бик авыр булган чәчсез калулар… Нәрсә генә кичерергә туры килмәде.
 
Ниһаять, 6 курс химиотерапия алганнан соң, табиблар мине ремиссиягә чыгара алды. Ләкин табиблар игътибарсызлыгы аркасында миндә остеопороз башланганы, алай гына да түгел, 4 урыннан умырткалык дискларым имгәнгәнлеге ачыкланды. Чөнки химиотерапия вакытында организмымдагы бөтен кальций запасы юылып беткән икән… Тагын 4 ай корсетта йөрдем, утырып торырга ярамады. Болай да миннән башка үскән баламны өйгә кайткач та кулыма ала алмадым, – ди ул.

«Шешем яңадан үсә башлаган…»
 
Каты корсетны башкасына алыштырып, бераздан азмы-күпме чын сәламәт тормыш рәвеше алып бара башлый Айгөл. Үзенең бөтен булган вакытын кызына, якыннарына багышлый.  Ләкин язмыш аны тагын, инде икенче тапкыр «аяктан ега».
 
–Бервакыт минем тән тиресе бозыла башлады. Ничә барсам да, дерматологларның сүзе бер булды: химиотерапия нәтиҗәсе. Шулай дисәләр дә, медицина хезмәткәрләренең рентген сурәтләрендәге шешне дә күрмәгәннәрен һәм гомумән, берничә тапкыр «пешкәнемне» исәпкә алып, мин өстәмә тикшеренүләр узарга булам, ПЭТ-КТ ясатам һәм ялгышмыйм – шешем яңадан үсә башлаган…
 
Мин Истанбулда дәвалану уза башлагач кына белдем: онкология белән авырган кеше ремиссиягә чыкканнан соң да һәр 3 ай саен ПЭТ-КТ узарга тиеш икән. Минем бит кан анализларым һәрвакыт яхшы килде. Табиблар да, күренергә килгәч, бары тик шул гомуми анализны гына карый иде. Рецедивны кан анализлары гына күрсәтми, дип аңлатты Истанбулдагы профессор», – ди ул.
 
Айгөл Истанбулдагы клиникада табибларның да, шәфкать туташларының да авыруларга карата мөнәсәбәте бөтенләй башкача булуын кат-кат билгеләп үтте.
 
Биредә барысы да бик игътибарлы. Химия дә бөтенләй башка төрле.
Химиотерапия вакытында бик күп препаратлар кабул ителә. Аның алдыннан икешәр шәфкать туташы тәрҗемәче белән кереп, аларны исемлекләп, кат-кат тикшерәләр. Барысы да үз чиратында, төгәл дозада кабул ителергә тиеш. Россиядә исә препаратларны ничек туры килде, шулай билгеләделәр. Хәтта шул кальций юылмасын өчен ясалырга тиешле уколларны да ясамаганнар. Гомумән, монда килгәч, профессор миңа бик күп сораулар бирде. Безнең хастаханәләрдә күп нәрсәләрне дөрес эшләмәгәннәре ачыкланды. Аның фикеренчә, рецидив шуның аркасында да булырга мөмкин.
 
«Кызым белән бергә булуыма үз өлешен керткән һәр кешегә чиксез рәхмәт»
 
Әлбәттә инде, чит илдә дәвалану Үлмәскуловлар гаиләсеннән бик зур күләмдәге чыгымнар таләп итә. Табиблар дәвалану курсы һәм операция өчен якынча 7 млн сум акча кирәк булачагын әйткән. Яшь гаиләгә бөтен булган мал-мөлкәтләрен бер төргәккә төйнәп, икесенең дә машиналарын сатып, якыннары ярдәме, шулай ук интернет аша сбор ачып кына, әлеге сумманың күпчелек өлешен тупларга туры килгән.
7 млн сум дигәннәре дә төгәл сумма түгел. Бу саннар әле операциянең нәтҗәсенә карап та үзгәрергә мөмкин. Интернетта акча сорап мөрәҗәгать иткәч, якыннарыбыз, танышларыбыз гына түгел, бөтенләй чит кешеләр дә кайгыбызга битараф калмады. Сбор әлегә ябык түгел. Хәзер дә әледән-әле акча җибәреп торалар. Минем терелүемә, кызым белән бергә булуыма үз өлешен керткән һәр кешегә чиксез рәхмәт. 
 
Минем әти-әнием зур суммадагы акчалар күчерделәр. Иремнең әти-әниләре, абыем белән апам гаиләсе дә ярдәм күрсәтте. Бүздәктән бер иганәче ярты миллион сум акча бирде. Шулай ук кызым Әминә хәзер инде елдан артык минем әти-әнием тәрбиясендә. Аларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, – ди Айгөл.
 
Айгөлнең янәшәсендә барысының да яхшы булачагына иң ышанган кешесе – тормыш иптәше Илдар бар. Алар икесе дә Бүздәк районыннан. 3 елга якын очрашып йөргәннән соң гаилә корганнар. «Илдарның бер минутка да янәшәмнән китеп торганы юк. Эшеннән үз хисабына ял алып, минем белән Истанбулга да килде. Хәзерге вакытта минем әйләнә-тирәмдә онкология белән көрәшүче бик күп кешеләр бар. Алар белән аралашканда, нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең. Кайберләрен авырулары турында белүгә үк ирләре ташлап киткән. Шундый авыр вакытларында хатыннарына хыянәт итеп йөрүчеләре дә бар, – ди Айгөл.
 
Мин элек гел кешегә ярарга тырышып яшәдем. Кешеләр күрсен, якыннарым минем белән горурлансын, дип уйлый идем. Ипотекага йорт сатып алдык, анда кыйммәтле ремонт ясатырга хыялландык. Булган акчаңа кәнәгать булып, балаларыңның, якыннарыңның кадерен белеп яшәргә кирәк икән ул. Элек, әниләргә кайтканчы, Уфадагы эшләрне карарга кирәк, дип уйлый идек. Исән-имин вакытта әти-әниләребез белән ешрак күрешергә кирәк икән. Туганнар белән җыелышырга, туган көннәрне калдырмаска. Чирләгәндә бәхетнең акчада булмавын аңлыйсың.
 
Минем өчен хәзер төп юанычым, миңа алга барырга көч бирүчем – кызым. Телефон аша сөйләшеп торабыз. Үсә инде, бөтен нәрсәне аңлый, сорагач, колакларын, күзләрен күрсәтә. Уйный-уйный да, мине искә алып, тагын телефон янына килә. Мине күргәч елмая башлый…
 
«Дәвалану узганнан соң, мин ничә айлар буе «ә бәлки рак кире кайткандыр» дигән уйлар белән яшәдем һәм ПЭТ узарга курыктым.
 
Бүген, барлык тикшеренү нәтиҗәләрен күреп, мин тынычландым һәм күкрәк тутырып сулыш алдым. Сәламәт булу, бу искиткеч тормышны күрү һәм яшәү, якыннарым белән бергә булу, матурлыкны күрә алу ничек рәхәт! Җәяү атлаганда дөнья белән хозурлану нинди зур бәхет!
 
Беләсезме, мин бу көнне бик озак көттем! Ниһаять, мин сау-сәламәт! Мин бу елларда бер генә тапкыр да рухымны төшермәдем, гәрчә «рецидив», «сөяк миен күчереп утырту» кебек сүзләрдән аңымны җуяр дәрәҗәгә җитсәм дә.
 
Бу хәлләр төшемдә булган кебек иде. Тизрәк уянасым һәм бу вакыйгаларны иң начар төш кебек онытасым килде. Ләкин бу – чынбарлык иде.
 
Мин үз-үземне кулга алып, халыктан ярдәм сорадым. Баштарак миңа кешедән акча сорау һәм үземдәге әлеге диагноз турында сөйләү бик тә оят булды.
 
Ләкин иң яхшы табибларга күренү һәм бу авырудан бөтенләйгә котылу өчен бик зур күләмдәге акчалар таләп ителде.(Минем дәвалануыма якынча 10 млн. сум акча китте). Әмма минем яшәү теләгем көчлерәк булып чыкты. Шуңа да мин, бернигә карамыйча, алга атладым.
 
Мин үз-үземә һәм миңа ярдәм кулын сузган һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Миңа эшләгән яхшылыкларыгыз сезгә меңләтә әйләнеп кайтсын!
 
Минем хәзер рак белән авыручы кешеләргә үрнәк буласым килә. Миңа карап, алар да үз-үзләрен кулга алсыннар һәм вакытыннан алда бирешмәсеннәр, авыруны җиңеп чыксыннар иде.
 
Барысы да мөмкин! Аллаһы Тәгаләнең күңеле киң, ул безгә җиңеп чыга алмаслык сынаулар бирми!» – дип яза Айгөл.
 
Язмыш кыерсытканнарның тиз арада сынып, югалып калучылары аз түгел. Айгөл исә – шушы сынаулар турында башкаларга да сөйләр көч тапкан,  кызы Әминә һәм якыннары хакына мәкерле чир белән бар көченә көрәшүче татар кызы.
 
Катлаулы сынаулар артта калсын, Айгөл. Аратаба язмыш сезне курчаласын, чирләр белән сынамасын. Син чын кыюлык үрнәге, Айгөл. Без сиңа карапи сокланабыз. Күпләргә күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итәсең, алда бар да уң булсын, Әмин!
Автор:Алсу Гәрәева

---
Өмет
№ --- | 19.02.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»