|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2024 Шоу-бизнес
Элвин Грей Хәния Фәрхинең әнисе янына кайтканБашкортстан җырчысы Элвин Грей алты ел элек вафат булган татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхинең әнисе белән очрашкан. Музыкант шәхси блогында Башкортстанның Югары Тәтешле авылында төшерелгән фотоларын бастырган. Ул популяр җырчыга багышланган музейда булган, шулай ук аның әнисе Фәния Азмөхәммәтова белән бергә дога укыган. Бер айдан соң аңа 94 яшь тулачак.
Элвин Грей өчен Хәния Фәрхи белән танышу һәм аралашу мөһим булган. Яшь җырчы карьерасының башында күренекле җырчы белән бергәләп төшерелгән фотоны үз сәхифәсендә урнаштырган.
Радик Юльякшин тәкъдим иткән соңгы җырларның берсе - "Әлдермешкә кайтам әле". Мәгълүм булуынча, аны шулай ук Хәния Фәрхи башкара иде.
Фото: "Вконтакте" сәхифәсеннән.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|