|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2024 Криминал
Банкны талауда шикләнелгән ир биш миллион сум акчаны таратырга өлгергәнХабаровскида булган бу гадәттән тыш хәл. Банк кассасыннан 13 миллион сум талауда шикләнелгән ир, танышларына бурычларын кайтарырга дип, 5 миллион сум таратырга өлгергән. Бу хакта "Комсомольская правда" яза. Карак офис ябылуга 15 минут кала керә. Башында капюшон, йөзендә зәңгәр медицина битлеге, кулларында пакет, анда нәрсәдер яшергән - пистолет булып чыга.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, ике кассир кызга янап, ир-ат бик зур күләмдә - 13 млн тирәсе акча алып чыгып китеп кача. Хатынының әнисе яшәгән фатирга барып, акчаларны аяк киеме тартмаларына тутыра. Бу вакытта әбисе командировкада була.
Муеннан бурычка баткан ир, акчаларны төргәкләргә аерып, бирәчәкләрен тараткан. 5 миллион сумны таратырга өлгергән. Чит илләрдән машиналар сату белән шөгыльләнеп, бизнесы янгач, спорт тотализаторларына ставкалар ясый башлый. Кредиторлар китереп кыскач, банк талауга бара.
Җитмәсә, үзе бик диндар кеше булган һәм даими рәвештә чиркәүгә йөргән икән. Шулай, гыйбадәтханәдән чыгып барганда эләктергәннәр дә үзен.
Хәзер сак астында, хөкем карарын көтә.
--- |
Иң күп укылган
|