|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2024 Хәвеф-хәтәр
5 яшьлек малай конфет ашап үлгәнИнгушетиядә карамель белән тончыккан биш яшьлек малайның үлеменнән соң тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, фаҗига 14 февральдә Троицкое авылында була. Бала уен вакытында авызындагы карамель белән тончыккан һәм ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Тикшерүчеләр тикшерү оештырган: вакыйга урынын тикшерү үткәрелгән, шаһитлардан сорау алынган, суд экспертизалары билгеләнгән.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|