поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2024 Шоу-бизнес

Ләйлә Галиева: “Башта күкрәкләремне генә матурлатырмын дигән идем дә, соңрак...”

Башкортстан җырчылары Ләйлә белән Рөстәм Галиевлар гаиләсендә мәшәкатьле вакыт. Гаилә башлыгы – Рөстәм Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кылса, Ләйлә – хастаханә палатасында. Авырып китмәгән, матурланырга дип, пычак астына кергән.

Ишетүе шомлырак тоелса да, җырчы ханым, табиблар эшеннән үзе бик канәгать. Элемтәгә кереп, без дә хәлен белештек.  
– Күптән уйланып йөри идем, ничектер кыюлык җитмәде. Тәвәкәлләгәч, бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләргә дә кыймадым. Гаеп итәрләр, туйганчы чәйнәрләр, дип, ялгышканмын. Мине үсендереп, теләкләштек белдерүче, матур теләкләр җиткерүчеләрнең күплеге! Баксаң, мин белгән күп кешеләр мондый операцияне инде кайсысы 6, кайсысы 8 ел элек ясаткан. Бер дә борчылма, баштагы авыртулар 10 көннән онытыла, җайлана, ярый ясатканбыз әле, диләр. Берәү дә ул хакта кычкырып йөрми икән, үзен яратырга өйрәнгән кеше, акчасы булса матурлана инде. Бала тапкан, күкрәк белән имезгән хатынның гәүдәсе үзгәрә, табигый хәл, аннары елдан-ел яшәрмисең бит. Башта күкрәкләремне генә матурлатырмын дигән идем дә, бер наркоз алгач, соңрак эшләтермен дигән блефаропластикага да ризалаштым. Аллаһыга мең шөкер, икесе дә уңышлы килеп чыкты. Күгәргән эзләр дә калмады. Инде өйдә, тернәкләнер өчен шактый вакыт кирәк әле.     

– Ләйлә, ирең Рөстәм нәрсә диде? Аны ничек ризалаштырдың соң?..
– Рөстәм башта ишетергә дә теләмәде. Хатын-кыз ирен җайлый белмиме инде? Җайладым, көйләдем, үзеңә кара, дигән сүзне барыбер әйттердем. 

– Әле бит акчасы да кирәк.  
– Акчаны элек тә әйбәт эшләдек. Тик үзеңне ярата белү төшенчәсен генә миңа ят иде. Бер хакыйкатьне аңлый белү кирәк икән: хатын-кыз үзен яратырга өйрәнсә генә, аны тирә-юнендәгеләр дә ярата. Хатын-кыз бик түзем зат, тормышта аның җилкәсенә төшкән йөк җитәрлек. Аның да үзе өчен зур акчалар тотып, матурланырга хакы бар! Барысы бергә 400 мең сумга төште. Операция бәясе – 361 мең сум, калганы анализлар, корсет өчен түләнде. Мин моны үзем өчен эшләттем, матур сәхнә күлмәкләрен кияр өчен дә түгел. Сәхнәдә мин болай да матур, кысып, җыеп тора торган киемнәр киясең дә, кайсы җирең кимчелекле икәнен дә күрмиләр. Өйдә дә матур буласым килә минем, Аллаһыга мең шөкер, менә шуңа ирештем. 

– Авыртканыр инде... 
– Беренче биш көне бик авыр. Күкрәкләрне бинт белән тыгыз итеп бәйләп куйдылар, корсет кидереп яткырдылар. Бетон астында яткан кебек. Сулап та булмый авырта, йөткерүе дә, төчкерүе дә әҗәлгә тиң. Авыртты инде, сызлады.

– Күкрәкләрне чит әйбер тутырып күпертүе әллә ничек кебек...
– Юк, минем күкрәкләремне күтәрттеләр генә, имплант куймадылар. Чөнки үз күкрәкләрем дә әйбәт, бала имезгәнлектән генә әз генә салынып тора иде. Кием белән ул күренми дә, әйтәм бит, өйдә дә матур буласым килә минем. 

– Моңа кадәр шуның ише нинди дә булса операция ясатканыгыз булдымы?
– Юк. Битемә витаминнар кадатканым бар, пилинг эшләттем, әмма монысы беренче тапкыр.

– Әниегез нәрсә ди?
– Мин бу операцияне 4 ай көттем. Анализлар биргәнче вакыт үтә бит. Мин бөтен серемне әнигә сөйлим, аңа сөйләмичә түзә дә алмыйм. Ул бик кайгырды инде. Хастаханәдән чыккач та, мине карарга килеп җитте. Өйдә перевязканы ул ясый миңа. Хәзер ике ай ныгытып сакланырга кирәк. Күкрәкләрне туңдырырга да, самолетта очарга да, быелгы җәйдә кызынырга да, авыр күтәрергә дә, мунча керергә дә, диңгездә коенырга да ярамый хәтта.  Нигә кирәк инде бу дип уйлаучылар да булыр. Педикюр ясатуга да бит, аяк киеме эчендә ул күренми дип уйлаучылар бар. Бар җирең тәртипле булса үзеңә рәхәт бит. Аны да кемдер өчен эшләмисең, үзеңә рәхәтлек биреп матурланасың!
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»