|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Казанда мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән кызның хәле турында билгелеБүген Балалар республика хастаханәсенә 13 яшьлек кыз китерелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Кыз бала «баш мие имгәнүе» диагнозы белән китерелгән. Ул уртача авыр хәлдә, дип белдерелә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, балага кирәкле ярдәм күрсәтелә, Балалар республика клиник хастаханәсенең әйдәп баручы белгечләре җәлеп ителгән.
"Татар-информ" бу хәл Казанның 129нчы мәктәбендә булуы турында хәбәр иткән иде. Якынча мәгълүматлар буенча, дәрес вакытында укучы классташы белән талашкан, аннары өченче каттагы тәрәзәдән кар көртенә егылып төшкән.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|