поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2024 Спорт

Алтын билбау Самарага кайтты

Казахстанда беренче тапкыр узган дөнья чемпионатында 60ка якын илдән 900ләп спортчы катнашкан. Арада Самара егете Рифат Кыямов та бар. «Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, дөнья беренчелегендә җиңеп, туган шәһәренә чемпион булып кайтты.

Тхэквондо белән Рифат 7 яшендә таныша.
 
— Беренче мәлләрдә, артык көч куймыйча, вакыт бушка узмасын дип кенә шөгыльләндем. Ике елдан беренче треным яман шеш авыруыннан үлеп китте. Аның урынына Андрей Александрович Лактионов килде. Ул миңа ярышларда катнашып карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, башта шәһәр, аннан өлкә күләмендә үткән ярышларда җиңүләргә ирештем. Аңа күнегеп, ныклап эшли генә башлаган идем, тренерыма башка шәһәргә күчеп китәргә туры килде. Шулай мин бүгенге остазым Вячеслав Дмитриевич Сарычев белән таныштым. Ул миндә потенциал барын күреп алып, күбрәк шөгыльләнергә киңәш итте. Аның кулы астында эшли башлагач, Волга буе федераль округы, аннан Россия беренчелегендә уңышлар яуладым. Әлбәттә, бу җиңүләр үз-үземә ышаныч, дәрт һәм көч-куәт өсти бардылар. Һәрбер уңыш алга, яңа уңышларга омтылырга өндәде, — дип сөйли 16 яшьлек дөнья чемпионы.

- Иң беренче җиңүеңнән соң нинди хис тойгылар кичердең?
— Хезмәтем бушка булмаганны аңладым, тырышлык һәм дисциплина күп нәрсәнең нигезе икәненә инандым.

- Баланы чемпион итеп тәрбияләү серләре бармы? – дип кызыксынам Рифатның әтисе Ринаттан.
 
- Иң мөһиме, һәрвакыт бала белән янәшә булырга, аны кызыксындырган темаларга сөйләшергә, дусты булырга кирәк. Бу аның эчке халәтен белергә, кирәк чакта ярдәм итәргә, терәге булырга, киңәш бирергә булыша. Ата-ана теләге буенча гына баланы спортка яки музыка мәктәбенә бирергә ярамый. Иң элек бу шөгыль баланың күңеленә ятышлы булырга тиеш. Рифат кечкенәдән бөтерчек кебек бик актив бала иде. Шуңа күрә без аңа спорт юнәлешен тәкъдим иттек. Бераздан тхэквандо улыбызның күңеленә ятышлы спорт төре булуы аңлашылды. Шулай да, зур җиңүләр яулаганчы уңышсызлыклар, ару-талу һәм спорттан китү теләге белән дә «көрәшергә» туры килде. Бу очракта без Рифатның тренеры Вячеслав Дмитриевич белән бергәләп эшләдек, аңа зур рәхмәт. Спорттан тыш, мәктәп тә бар бит әле. Дәрәҗәле ярышлар алдыннан Рифат атнасына җиде көн, ә кайбер көннәрне икешәр тапкыр да шөгыльләнә. Буш вакыты юк, диярлек. Дөнья чемпионатына әзерлек 9нчы сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханнарына (ОГЭ) әзерлек белән бер вакытка туры килде. Шуңа да карамастан, улыбыз алдына куйган бурычларны лаеклы үтәде һәм максатына иреште. Форсаттан файдаланып, улыбызны дөнья чемпионатыннан соң татарча җыр-биюләр, чәкчәч һәм милли традицияләр белән зурлап каршы алган өчен Ленар Сабиров рәислегендәге Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенә, “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт абый Әминовка, туганнарга һәм дусларга бик зур рәхмәт җиткерәбез, — ди бәхетле әти.
 
Рифат быел 10нчы сыйныфта укый. Тырыш егет булачак һөнәре турында уйлана башлаган инде. Беренчедән, ул киләчәген спорт белән бәйләргә җыена һәм педагогия университетының физкультура һәм спорт бүлегенә укырга керергә ниятли. Шулай ук егет техник юнәлештә дә тагын берәр һөнәр үзләштерергә планлаштыра икән.
 
Рифатка уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз. Афәрин!
 

---
Бердәмлек
№ --- | 12.02.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»