поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
12.02.2024 Җәмгыять

Зиратта качышлы уйнаган булганнар...

"Бу хәл минем әни белән 1960 елда була. Әнинең пионер вакыты. Шул елны Литвадан Уралдагы Далматово дигән кечкенә генә шәһәргә әти-әнисе белән кунакка кайта алар. Бу аның әти-әнисең туган җире була. Бөек Ватан сугышы беткәннән соң әнинең әтисенә Польшада һәм аннан соң Литвада эшләргә туры килгән.

Шулай бер көнне әни балалар белән уйнарга чыгып китә. Алардан ерак түгел - зират. Шул зиратта качышлы уйный болар. Утыра шулай качып әни бер кабер артында һәм күзе ике хатын-кызга төшә. Берсе - олы, берсе - яшь. Шәһәр кечкенә булганлыктан кешеләр бер-берсен яхшы белә. Олы хатын: "Син кем кызы, ник кабер артында качып утырасың?" - ди. Әни үзенең әнисе, әтисе турында сөйләп бирә. "Без туганнарга кунакка кайттык. Ә монда качышлы уйныйбыз", - ди. Теге хатын елмаеп куя. Ул аның әнисенең класс җитәкчесе икәнен әйтә. Ә бу минем кызым, ди. Аннан соң алар әнидән, син әбиең белән бабаңның каберен күргәнең булдымы, дип сорыйлар. Әнием юк, ди. Әйдә күрсәтәбез, дип, әнине каберләр арасыннан алып баралар. Әбисе белән бабасы каберен күрсәткәч, әниеңә сәлам әйтерсең, дип хушлашып китеп баралар. Шунда ук җир йоткан төсле юкка да чыгалар.
 
Уеннан кайткач кич белән генә әни зиратта кемнәрне күргәне, әнисенә сәлам тапшырырга кушканнары исенә төшеп әнисенә сөйли. Моны ишетүгә әнисе елый башлый. "Кем сине өйрәтеп кайтарды болай сөйләргә?" - ди. Аннан соң үзләре белән алып кайткан фотоальбомын ачып бер фото күрсәтә. "Шушы фотодан шул хатынны табып күрсәтсәң, мин сиңа ышаначакмын", - ди. Әни бик тиз таба ул хатынны. Тик анда әле ул зиратта күргән хатын яшьрәк. Шунда әнисе: "Синең бабаң белән әбиең ул урында күмелмәгән. Алар бөтенләй башка җирдә күмелгән. Ә анда менә шушы минем класс җитәкчесе кызы белән  күмелгән. Аларның өйләре янды һәм алар янып үлделәр күптән инде. Алар күптәннән җир куенында инде", - ди.
Икенче көнне әни әнисе белән зиратка баралар. Шул каберләр янына. Ә аларның каберләре танырлык түгел, чүп басып бетергән. Ташландыкка әйләнеп беткән. Чүпләрен утап, чистартып кайталар. Әнием олыгайсам да һаман шул булган хәлне оныта алмыйм, ди. Без бит аермачык сөйләштек ул хатын белән", - ди.
 
Бу хат Интернет челтәрендә язылды. Мәрхүмнәрнең исәннәр белән сөйләшүләре турында сирәк булса да ишетелеп тора. Чыннан да, бу дөньяны кем һәм кайчан тулысынча аңлар икән?..
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.02.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы