|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2024 Мәдәният
![]() Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка трибьют тәкъдим ителәчәкКүренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның юбилее уңаеннан, 17 февральдә Татар филармониясендә аның иҗатына багышланган концерт узачак. Трибьют – заманча тере музыканың иң яхшы традицияләрендә уза торган, артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерү. Yummy Music Band супертөркеме Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. Бер кичтә сәхнәдә Казанның ун алдынгы музыканты һәм солистлары чыгыш ясаячак: Илгиз Шайхразиев һәм Эльвира Мифтахова. Кичәнең кунагы — Татарстанның халык артисты - Зәйнәб Фәрхетдинова. Моңа кадәр Илһам Шакировка трибьют узган җәй Кабан күле ярында тәкъдим ителгән иде. Саф һавадагы тере концертны Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы оештырды. Шулай ук, әлеге программаны 30 август Казан Кирмәнендә узган ДәртФест сәхнәсендә дә ишетеп булды. Ә ноябрь аенда Трибьют программасы филармония залын җыеп өлгерде һәм тамашачылардан җылы кайтавазлар алды. Yummy Music Band ансамбле халык җырлары (Керфекләрең синең нигә кара, Ай былбылым) һәм бөек татар шагыйрьләренең һәм композиторларның автор җырларыннан (Син сазыңны уйнадың, Сәрвиназ, Эзләдем, бәгърем, сине) торган сәгать ярымлык программа тәкъдим итәчәк. Трибьютның ике җыры “Культура” федераль каналының эфирында, “Клуб Шаболовка 37” тапшыруында да яңгырады.
--- |
Иң күп укылган
|