|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2024 Мәдәният
Илһам Шакиров иҗатын яратучылар 15 февраль көнне Филармониягә җыела15 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт узачак. Программада: Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре. Бөек җырчы Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертта катнашалар: Салават Фәтхетдинов, Фердинант Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Асылъяр, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Даутова, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Игорь Дмитриев, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, Татьяна Ефремова.
--- |
Иң күп укылган
|