|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2024 Криминал
Хыянәтне кичерә алмаганБашкортстанның Иглин районында 46 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылды, ул хатынын үтергән. Аны 6 ел да 6 айга каты режимлы төзәтү колониясенә озаттылар, дип хәбәр итә Башкортстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте. Тикшерүләр буенча, былтыр 26 декабрьдә кич белән гаепләнүче 43 яшьлек хатыны белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Ир белән хатын арасында конфликт килеп чыккан, хатын иренә хыянәт итүен таныган. Ачуы чыгып, ир-ат хатын-кызны каты кыйнап ташлаган. Аннары зыян күрүченең хәле начарлана һәм ире ашыгыч ярдәм чакыра, әмма килгән табиблар аның үлемен раслый һәм полициягә шалтырата.
Ир-ат кылган эшен таныган.
Фото: "пресс-служба СУ СК по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|