поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2024 Фаҗига

Лениногорск районындагы юл һәлакәте: “Ничек яшәрмен ансыз...”

2 февраль көнне Лениногорск районының Шөгер авылында килеп чыккан юл фаҗигасендә 56 яшьлек Мәрьям Ситдикованың гомере өзелде. Бик кызганыч...

Рәсми мәгълүматларда Киа машинасының каршы якка чыгып “Челябинец» автокранына бәрелүе хәбәр ителә. Тик фаҗига корбаннары моны башкача тәгаенләде безгә.  
 
- Юллар бик начар. Колея. Бозлавык. Берәү дә бит үзе үләсе килеп тә, кеше үтерергә дип тә, күрәләтә машина астына барып керми. Улымның да рульгә беренче көн генә утыруы түгел, ерак юлларга йөри. Нишләтәсең, бозлавык аны каршы якка тотып бәргән. Машина шуып, автокран астына килеп кенә кергән... – диде мәрхүмәнең ире Марат әфәнде. 
 
Мәрьям ханымны 3 февраль көнне җирләгәннәр. 34 ел бергә гомер иткән хәләле аның мәңгелек йортын Бәкер авылы зиратында булуын теләгән.
 
- Куакбаш авылы кызы ул. Үземә якын зиратта ятсын, дидем, мин дә шунда барасы ич... Авыр миңа, ничек яшәрмен хәзер ансыз. Өйдәге бушлыкка түзәрмен дә, йөрәкнең януына чыдар хәл юк. Телевизор кабызып куйдым да, бүген шуның белән сөйләшәм. Каршымда – ул, аңа каршы мин, икебез ике телдә мырлап утырсак та, бер-беребезне ишетмибез. Ярый, менә син шалтыраттың сеңлем... Әйттем мин Мәрьямгә, көт мине, икәү барырбыз, дидем. Үлеме ашыктыргандыр инде, иртәнге автобуска чыгып йөгерде бит. Без аның белән икебез дә “Бәкер” шифаханәсендә эшлибез. Мәрьямнең аягы авырта иде. Дәваланып йөрде, “больничный”да чагында диспансеризация үтәргә уйлап, хастаханәгә барган җирдән үлеп кайтты. Ренгентка төшәргә дип, Шөгердәге участок хастаханәсе аны районга җибәргән. Баруын барган да, кайтырга автобуслар йөрми бит. Автобуслар юк. Айрат улым әнисен кайтарып килергә уйлаган. Юлда менә шушы хәл килеп чыккан, – ди Марат әфәнде.
 
Кызганыч, ул көнне гаилә башлыгы эштә була. Хәләле кайткан төшкә чәйләр өлгертеп тора. Менә-менә ишек ачылыр дип көткәндә, кайгылы хәбәр ирешә.
 
- Улым шалтыратты. Әти, без бәрелдек, әнинең хәле авыр, аны “Ашыгыч ярдәм” алып китте, алып барып кына җиткерсәләр ярар иде, – диде. Мәръям юлда үлгән. Эчке әгъзалары өзелгән, эче тулы кан иде, диделәр, моргта. Их.. Улымның да бер аягы бөгелми, тез капкачына зыян килгән. Бәрелгән җирләрен хәсрәт белән сизми дә бугай, бер-ике көннән ул да бөгелеп төшәр инде... – ди әңгәмәдәшем. – 7 ай элек кенә Кәрим оныгыбыз туды. Кызыбыз Рәдилә дә эшләп йөри, балаларны үстереп бетердек, икесенең дә үз тормышы. Әллә ни булды безгә, түгәрәк бәхетләр кителде... 
 
Үлем – бер хак. Ситдиковлар гаиләсенә сабырлык телибез. Юлларда бозлавык, сак һәм игьтибарлы булсак иде.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»