|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Вертолет фаҗигасендә һәлак булучыларны водолазлар эзлиРоссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Карелиядә вертолет һәлакәткә юлыкканнан соң, эзләү-коткару эшләре үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Авиаһәлакәтне тикшерү буенча оператив штаб һәм комиссия төзелгән. Эзләү-коткару эшләренә 140тан артык белгеч, 33 берәмлек техника һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы водолазлары җәлеп ителгән, аларга 60 метр тирәнлеккә төшәргә рөхсәт бирелгән», - диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында.
Кичә кич Онега күле өстендә күнекмә очышлар үткәргән вакытта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиация-коткару үзәгенең Ми-8 вертолеты һәлакәткә юлыга. Соңрак аның калдыкларын яр буеннан 11 километр ераклыкта 50 метр тирәнлектә табып алалар. Вертолетта 3 экипаж әгъзасы булган, дип китерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрен Татар-информ.
Билгеләп үтелгәнчә, вертолет белән тәҗрибәле экипаж идарә иткән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләгән дәвердә белгечләр кешеләрне эзләү һәм коткару операцияләренә күп тапкырлар җәлеп ителгән.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|