|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2024 Фаҗига
Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз үз өендә янып үлгәнЯшел Үзән шәһәренең Мичурин урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. “Бизнес Online” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, янгын 2 февральдә төнлә Мичурин урамындагы 4 нче йортта чыккан. Коткаручылар килгәндә, йорт эчен тулысынча янгын телләре чорнап алган булган. Ут 56 кв.м. мәйданга таралган. Янгын сүндерүчеләр йортта 69 яшьлек ир-атның һәм 76 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Тикшерүчеләр янгын чыгуның ике сәбәбен күздә тота: тәмәке тартканда саксызлык, яки электр челтәрендәге төзексезлек. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|