|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2024 Киңәш-табыш
"Ел әйләнәсе күлдә коенам. Авырганым юк"Аксубайда туып-үсеп, хәзер Биектау районы Щербаковка бистәсендә яшәүче Илшат Сабитов берничә ел элек салкын суда коена башлый. Уңайлы булсын дип, йортын да махсус Зәңгәр күлгә якын итеп төзи ул. — Ел әйләнәсе Зәңгәр күлдә коенам. Соңгы вакытта көн саен иртән ишегалдында өстемә чиләк белән салкын су коярга тырышам, карга чумып керәм, — ди Илшат. — Күз тимәсен, авырганым юк. Бик сирәк борынга томау төшкәли. Андый чакта да бары тик коенып кына дәва алам. Әти дә кызыкты. Мунчадан соң: “Әйдә, мин дә коенып карыйм әле”, — диде. Тик ул кисәк эшләде. Икенче көнне авырый башлады. Организмы моңа әзер түгел иде. Әзерлексез керергә ярамый.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|