поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.01.2024 Милләт

Әлифбаның "әнисе" Рәмзия Вәлитованың тууына – 110 ел

Миллионлаган татар баласына хәрефләр дөньясы серләрен ачкан, аларны танырга өйрәткән, белемгә юл ачкан, һәр сабыйның беренче китабы булган зәңгәр тышлы “Әлифба”ның авторы Рәмзия Вәлитованың тууына 110 ел тула.

Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вәгыйзова) 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган.
 
Укытучы, галимә, милли мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, кырык басмасы дөнья күргән “Әлифба” авторы, 1937-69нчы елларда Арча педагогия училищесы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Вәлитова  СССР халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты.
 
 Әтисе — Гыйләҗетдин Баязитов чыгышы белән Рәмиевлар нәселеннән. Рәмзия бик яшьли ятим кала: башта әтисе, алты яшендә әнисе үлә.  Казанда Татар коммунистлар университетында укучы туганы Кадыйр, кайтып, Рәмзияне һәм энесе Кәримне балалар йортына урнаштырып китә. Кадыйр Баязитов, саклану чарасы буларак, Рәмиевларга  бәйле «Баязитов» фамилиясен «Вәлитов»ка алыштырган була, Рәмзия дә документларында Вәлитова булып китә. Стәрлетамак балалар йортындагы җидееллык татар мәктәбен (бик яхшы билгеләргә), Стәрлетамак татар педагогия техникумын тәмамлый. Бер ел  Стзрлебаш районы Карагыш авылы мәктәбендә укыта. Районның балалар оешмасын җитәкли. Абыйсы Кадыйр энесе Кәримне Казан сәнәгатъ-икътисад техникумына укырга урнаштыра, Рәмзия Казан дәүләт педагогия институтына  укырга керә. Ләкин комсомол постында торганда абыйсы Кадыйрны атып үтерәләр.
 
 1936 елда бергә укыган  Сәләй Вәгыйзовка (балачактагы исем-фамилиясе Сөләйман Хәлиуллин) кияүгә чыга. 1937 елда  гаилә Арча педагогия училищесында  эшли башлый.  Бөек Ватан сугышы башлангач, ире фронтка китә. Харьков янында әсирлеккә алына. Аннан котылгач,  1945 елда ун елга  Печора лагерена озатыла. Р. Вәлитова, ике баласын ияртеп, Печора лагерена барып чыга. Аннан кайткач,  Арча фирка район комитетында аңа ультиматум куялар: «Я «сатлыкҗан» иреңнән аерыласың, я педагог эшеннән китәсең!» Рәмзия Вәгыйзова ире фамилиясен кыз фамилиясе Вәлитовага алыштыра, ләкин бу гына коткарып калалмый, эш эзләргә, яшәү урынын алыштырырга туры килә.
 
 
 1960 елда Сәләй Вәгыйзов белән беренче «Әлифба» китабын төзи башлыйлар, ул 1965 елда гына дөнья күрә.  Татарстан мәгариф  министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың зәңгәр тышлы «Әлифба»сы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Шуннан соң «Әлифба»ларга «юл ачыла». 1986 елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер «Әлифба», 1997 елда латин шрифтында  яңа «Әлифба» төзиләр. Аларның «Башлангыч сыйныфта татар телен укыту методикасы» дәреслеге «Лингводидактиканың ин зур казанышы» дигән бәя ала. Рәмзия Вәлитова Сәләй Вәгыйзов белән берлектә 40 тан артык исемдә дәреслек һәм уку-укыту ярдәмлеге төзи. Мөгаллимә галимә беренче сыйныф өчен «Татар теле», «Туган тел» дәреслекләре, «Язу һәм уку », «Рәсемле әлифба», «Кызыклы грамматика» һ. б. китаплары, методик кулланмалары хәзерге көнгә кадәр кулланыла.
 
   1999 елда С. Г. Вәгыйзов һәм Р. Г. Вәлитова язган «Әлифба» дәреслегенә, аларның педагогик һәм иҗади хезмәтләренә нигезләнеп, «Әлифба музее» ачыла.
Фото: millattashlar.ru

---
Өмет
№ --- | 30.01.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»