поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.01.2024 Җәмгыять

Мин күрәзәлек итмим, “укыйм” гына

Әңгәмә башында ук хиромант Марат Заһидуллин шулай дип кисәтеп куйды. Күрешеп, диктофонымны кабызырга өлгергәнче, холкым турында да әйтеп бирде ул. Үзеңә туры килгән эштә эшлисең ди. Менә дигән офис хезмәткәре дә чыгасы икән миннән.

Учтагы сызыкларга карамыйча гына әйтте ул моны. Бактың исә, тырнаклар, кулның формасы һәм тиресе, бармакның конфигурациясе, озынлыгы, уч төбендәге калкулыклар да бик күп кыйммәтле мәгълүмат саклый икән. 
Әңгәмәдәшемнең хиромантия белән кызыксынуы очраклы рәвештә генә килеп чыга. 
 
– Миңа сигез яшьләр булгандыр. Ул вакытта фатирлар буйлап чегәннәр йөри иде. Берсе килеп керде дә әнинең кулын алып “укый” башлады. Кайгылы чагың, өч айдан бер ир белән танышып, аңа кияүгә чыгачаксың, тормышың әйбәт булачак, әмма 59 яшеңә кадәр генә яшәячәксең, диде. Миңа карады да, ә син үзең беләсең, нәрсәгә сәләтле булуыңны, дип куйды. Шул вакытта кулдан шуның кадәр мәгълүмат алып булуы мине шаккатырды. Ә чегәннең сүзләре чынлап та дөрескә туры килде. Хиромантия белән кызыксынуым шул чорга ук барып тоташса да, аның белән ныклап утыз яшьләрдә генә шөгыльләнә башладым, – ди Марат. 

–    Күпләр хиромантиягә ничектер әкият дип карый. Аның фәнни нигезләмәсе бармы соң?
–    Иң элек хирология дигән фән барлыгын искә алырга кирәк. Кул турындагы фән ул. Хиромантия – кулга карап багу. Чегәннәнең кулга карап күрәзәлек итүе турында барыбыз да белә. Тормышта практика күрсәткәнчә, аны безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән чегәннәр хиромантиядә билгеле бер белемгә, кул трактовкасының яшерен тылсымына ия. Грек телендәге "хиро" – кул дип, "мантия" – күрәзәлек дигәнне аңлата. Шул ук вакытта көнчыгыш белән көнбатыш хиромантиясе бар. Көнчыгыш хиромантиясендә күбрәк фәлсәфи караш. Көнбатышныкы чынбарлыкка якынрак. 

–    Ә сез кайсын кулланасыз?
–    Икесен дә. 

–    Безнең куллар нәрсәләр турында сөйли ала?
–    Хиромантия ярдәмендә теге яки бу кеше өчен нинди һөнәр перспективалы булачагын, кайсы эшчәнлек төре аның тумыштан килгән сәләтен ачарга мөмкинлек бирүен билгеләп була. Кызганыч, миңа килгән кешеләрнең күбесе үзенә туры килгән һөнәр иясе түгел. Кешенең сәламәтлеге турында да мәгълүмат алып була. Төгәл диагноз куеп булмаса да, кайсы орган белән проблема булуын әйтергә мөмкинбез. Тырнак һәм бармаклар кешенең кан басымы түбән яки югары булуны да күрсәтә. Шәхси тормыш, карьера турындагы сорауларга да җавап табыла. 

–    Кешенең кайчан өйләнәсе яки кияүгә чыгасы да кулда язылганмы?
–    Әлбәттә. Әнием, чегән хатыны әйткәнчә, нәкъ өч айдан кияүгә чыкты. Үземнең практикада да булдый андый хәлләр. Мәскәүдә бер кызга бик тиз генә кияүгә чыгасың, бер елдан балаң була, дигән идем. Бер елдан, дөрес әйткәнсез бит, дип шалтыратты. Болардан тыш, ничә балаң булачагын да әйтә алабыз. Әмма боларның бөтенесен уку өчен шактый вакыт кирәк. Теге яки бу линиягә карап кына, тиз генә әйтеп булмый. Кулдагы объектив мәгълүматны фәнни методикага туры китереп карау күп вакыт таләп итә.  

–    Күбесенчә нинди сораулар белән киләләр?
–    Хатын-кызлар шәхси тормышлары турындагы сорауларга җавап эзли, ир-атларны матди як, карьера кызыксындыра. 45 яшьтән өлкәнрәкләр сәламәтлекләре белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Эш алыштыру алдында торган кешеләр килә. Кайвакыт кешегә берничә сүз генә әйтү дә җитә, карьера баскычыннан шунда ук күтәрелеп китәләр. Безнең максат та аның дөрес юлдан барамы-юкмы икәнлеген әйтү. Хәтта эчүләрен ташлаучылар да бар, чөнки кайберәүләрдә үз-үзен саклау инстинкты көчле. 

–    Кайсы кулдагы мәгълүматка таянасыз?
–    Иң элек ике кулны да карыйбыз. Икесендә дә бер үк билгеләр икән, бу аның хуҗасының тормышын үзгәртергә теләмәвен, агым уңаена гына баруын күрсәтә. Төп мәгълүмат исә уң кулда. 

–    Димәк, уч төбендәге линияләр үзгәреп тора?
–    Әлбәттә. Ике атнадан ярты елга кадәр үзгәрә. Кеше яшәү рәвешен, дөньяга карашын, әйләнә-тирәдәге мохитне үзгәртсә, линияләрдә дә үзгәреш барлыкка килә, алар йә кыскара, яки озыная. Хиромантиядә төп өч линия бар: тормыш линиясе, баш һәм йөрәк линиясе. Алар һәрберсе үз юнәлеше өчен җавап бирә. Тормыш линиясе кешенең эчке халәте, энергетикасы, сәламәтлеген күрсәтә. Йөрәк линиясе – эчке хисләреңне, эчке органнарның халәте: йөрәк һәм ашказаны-эчәклек трактын. Баш линиясе – фикер сөрешен, интеллект дәрәҗәсен, сәләтен. Хиромантия шуның белән дә кызыклы: ул күп яктан астрология белән бәйле. Борынгы хиромантлар, уч төбенә карап, йолдызнамә дә төзегәннәр. Астронологиядә, хиромантиядәге кебек үк, планеталар кешегә тәэсир итә дип карала. Венера, Ай, Меркурий, Юпитер, Сатурн, Кояш һәм Марсның урнашу тәртибе уч һәм бармаклар өстендәге калкулык рәвешендә чагылган. Венера калкулыгы үсеш алган булса, бу кеше матурлыкны, байлык, зиннәтлелекне ярата дигән сүз. Ай калкулыгы үсеш алган кеше фантазиягә бай, иҗади һөнәр иясе. Көнчыгыш хиромантиясендә кешенең холкын баш бармакка карап билгеләү методикасы бар. Көнбатыш хиромантиясе исә уч төбендәге линияләргә карый. Төп линияләр үзгәрми, калганнары исә, кешенең билгеле бер этап үтүенә карап, югала яки кабат барлыкка килә.  

– Теге яки бу холыкка ия кешеләр арасында ниндидер уртаклыклар күргәнегез юкмы?
– Яман чир белән авыручылар, гадәттә, үпкә тотучылар, кичерә белмәүчеләр. Балаларына яки әти-әниләренә үпкә саклаучылар күп. Мин аларга үзара аңлашырга, психологка барырга киңәш итәр идем.  
 
Фото: freepik.com
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»