|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2024 Җәмгыять
1 февральдән пенсиягә өстәмә түләнәчәк1 гыйнвардан Россия пенсионерларының иминият пенсиясен индексацияләделәр, әмма февральдән кайбер категория гражданнар өчен айлык акчалата түләүләр артачак. Бу хакта Россия халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский сөйләде, дип яза «Труд». Айлык акчалата түләүләр пенсионерларның кайбер категорияләренең керемнәрендә чагыла – нигездә ташламалары булучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Геройлары, сугыш инвалидлары һ.б. .
«Айлык акчалата түләүләр индексациясе узган ел өчен инфляциянең исәпләнгән күләменә бәйле булачак һәм шул рәвешле 7,4-7,5 процент көтелә», - диде Гиринский, шулай ук түләүләр пенсионерның социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда артырга мөмкин, дип билгеләп үтте.
Шулай итеп, пенсионер ташламага ия булган социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартса, түләүләр күләме күбрәк булачак. Әгәр дә ул бу ташламаларны кабул итсә, акчалата компенсацияләүдән мәхрүм кала, дип яза Татар-информ.
Шулай ук агымдагы елның гыйнварында 80 яшькә җиткән кешеләр өчен февральдә иминият пенсиясе ике тапкырга артачак.
--- |
Иң күп укылган
|