|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2024 Фаҗига
Балалар утырган автобус авариягә очраган - 4 кеше үлгәнСвердловскида Верх-Нейвинский бистәсе янында балалар утырган автобус "Лада" белән бәрелешкән һәм җиңел машина белән бергә кюветка чыгып очкан. "Ул машинаны илле метрга сөйрәп алып китте. Җиңел машинадагылар барысы да үлде", - дип белдерә E1.RU басмасы.
Автобуста 15 яшьлек хоккейчылар булган, алар Новоуральскига Уфадагы ярышлардан кайтып килгәннәр. Шаһитлар әйтүенчә, коткаручылар балаларны салоннан чыгару өчен пыялаларны ватканнар. Берничә үсмерне һәм тренерны ашыгыч ярдәм машинасына алып киткәннәр.
Соңрак ачыклануынча,"Кедр" хоккей командасы тренеры ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Авария нәтиҗәсендә тагын өч кеше һәлак булган — җиңел машинаның шоферы һәм пассажирлары. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен хәзер ЮХХДИ инспекторлары һәм прокуратура тикшерә.
Фото: ufa1.ru
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|