поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2024 Җәмгыять

“Ир белән әни арасында бүленү бер хикмәт ул”

Авыл хатыннары тәмам килеп терәлгәч кенә хәбәр сала бит. Берсендә малайлар урамда “сугыш”лы уйныйлар. Төзәп тә, төбәп тә атышалар. Берсенең талдан ясалган угы дустының күзенә барып керә.

Яшел Үзән районының Бузый авылында яшәүче Гөлсем апа Мөхәммәтҗанованың хәтеренә уелып калган хатирәләрнең берсе бу. Җан-фәрманга чыгып йөгергәне әле дә хәтерендә. 
 
– Мин ашыгып кына, җәрәхәтләнгән күзне коткарырлыкмы? Күзе чыккан иде ул баланың... Нинди генә хәлләрне күрмәдем. Кыш уртасында бәби таптыруларны әйтәсеңме. Авыл хатыннары тәмам килеп терәлгәч кенә хәбәр сала бит. Урыннан да кузгатмыйча өйдә генә бәби таптырыр идең, ярамый. 12 чакрым араны кышын ат чанасында җәһәт узарлыкмы? Зәмһәрир суыкта толып астында да бәби таптырырга туры килде, бер бөртек салкын тимәде бит үзләренә. Аллаһының рәхмәте беләнме, саулыкка нык иде элеккеге балалар, – ди Гөлсем апа. 
 
Өтәк авыл җирлегенә кергән барлыгы алты авылга 37 ел буе  фельдшерлык ярдәме күрсәтә ул. Бүген лаеклы ялда. Хәләле Илдар абый узган ел вафат булган. Тормышы җитеш, тик ялгызлыгы өстенә саулыгы борчый. Авырган көннәрем сау көнемнән күбрәк дисә дә, күркәм картлыгына шөкер итә. Сул як күршесендә генә Илһам улы гаиләсе белән яши. Илдар абый белән тигез чакта ук яшьләргә дип бергәләшеп йорт җиткергәннәр. Инде менә уртак тырышлыкларының татлы әҗере итеп, күршелек хакын хаклап, гаилә җылысын суытмыйча бер булып яшиләр. Розалия килененнән сый-хөрмәт – нинди генә тәмле ризык пешерсә дә, я күтәреп керә, я чакырып кунак итә! Бергә яшәп, аерым торулардан да хәерлесе юктыр, ди әңгәмдәшем. 
 
– Балаңны башка аерып чыгаруы бик авыр ул әти-әнигә. Башкалар да минем белән килешерләр, күңел белән барыбер бергә яшисе килә. Яшермим, балаларның мондый ниятен бик авырдан кичердем, бик авырлык белән килештем. Аннары бик сөендем. Үзеңчә яшәүгә ни җитә? Мин дә менә үз көемә генә йөрим. Эшем чыкса дәшәм, бер бөртек каршы сүз әйтмичә кереп эшлиләр. Алар гозерен мин дә гозерлим. Һәр гаилә үз өендә яшәсен, миннән киңәш шул, сеңлем, – ди Гөлсем апа.
 
Черек бәрәңге төп ризык
Улы Илһам белән килене Розалия авылда мәртәбәле укытучылар. Казанда белем алганнан соң туган ягына юл тоткан уллары Илһамның шәһәр кызына өйләнеп, нәкъ менә авылда төпләнүенә сокланырлык. 
 
– Розалия Васильево кызы. Авылны яратып яши. Илһам авылга кайткан елны Өтәк авылында унбер еллык мәктәп ачканнар иде. Икесенә дә эш булды. Илһам физик тәрбия дәресләре белән тарих фәнен, Розалия – математика белән биологияне укытты. Авылларны бетә дип сөйләшүләр сүздә генә түгел шул, сеңлем, авылда мәктәп ябылды бит, эшсез калдылар. Улым мәктәп директоры иде дә... Хәзер икесе дә Ачасыр авыл мәктәбенә йөреп эшлиләр. Тормыш итәргә кирәк. Безнең чорны авыр дисәк тә эшле идек!.. – ди Гөлсем апа.
 
Сүзләре хак. Заманалар чуарланып, эшсезләр саны күбәеп килгән вакыт хәзер. Кайчандыр илнең тынычлыгын сугыш урлаган, халыкны ачлык интектергән. Гөлсем апа исә нәкъ менә шул чор баласы.
 
– Илдар абыеңнан 4 яшькә олырак идем мин сеңлем. Сугыш елларының кыенлыгын да сиңа караганда күбрәк күрдем, дия идем аңа. Әти тимерче иде. Мин өченче яшемә чыккач сугыш башланган, шуннан соң иркә тормыш эләкмәде, әтисез үселде. Без – җиде кыз, әтидән ишле калдык. Әби, әни... Тугыз кашыкка ашау да җиткерергә кирәк. Берсендә әни үзе эшкә киткәндә апаларга ашарга пешерергә кушты. Бүгенгедәй хәтерлим, апалар су куеп җибәрделәр. Ит шулпасы кайнатулар юк инде. Ике вак бәрәңгене турап салдылар, мине кычыткан җыеп кайтырга чыгарып җибәрделәр. Бөтен авылны әйләндем, сеңлем, бер бөртек кычыткан тапмадым. Алабута өзгәләп кайтып кердем. Ниләр генә ашамадык, җан асрарга кирәк бит... Кар эри башлауга, бакчаларда кара җир күрендеме черек бәрәңге җыярга керешә идек. Аякка кияргә юк, җир салкын. Кары эреп китсә дә җир астында туң ята, - ди Гөлсем апа.
 
Язга чыккач, сугыш баласының төп ипиенә әйләнгән ул черек бәрәңге кыйссаларын гел ишетәбез. Тәмле дип сөйлиләр дә, чынлыкта да тәмле булдымы икән ул? Әллә соң ачыккан тамакка гына тәмле тоелганмы?
 
– Нинди тәмле булсын инде... Аннан әле бармак буе кортлар шушып чыгалар иде. Алай да ашалган. Ачлыкка түзүләре бик яман ул сеңлем. Укый алдык, шөкер. Башлангычны үзебездә, Мулла Иле авылында – җиденче, Норлат авылында унынчы сыйныфны тәмамладым. Аннары Казанга чыгып киттем. Медицина училищесын тәмамлап, авылга эшкә кайттым. Алты авыл арасын гизеп үтте дә китте гомерем, дим. Бер генә көн дә медпунктта утырып эшли алмадым, гел нидер чыгып тора иде. Әле кәгазь эше белән районга ук китәсең, әле авырулардан айнымыйcың. Рәхмәттән ары сүз ишетмәдем анысы, лаеклы ялга чыккан елларда бигерәк тә, урамда очраган берсе сагынып күрешә, кочаклап рәхмәт әйтә иде. Яхшылык та, яманлык та онытыла диләр бит, безнең урынга яшьләр килде, – ди ул.
 
Ипле гомер
Хезмәтеңнең күркәм нәтиҗәсе халык күңелендә асыл игелек булып яши икән бу да зур сөенеч. Авыл өстендә йөзеңне ак иткән мәртәбә.
 
– Балаларыбызны уйлыйм. Илдар эштән кайтып керә алмады. Йөк машинасында эшләгәндә өйдә күргәләдек әле, менә күмәк хуҗалык рәисен йөртергә керешкәч... Төн үзәге җиткәч капканы ачып керә дә, таң белән чыгып та китә! Мин дә иртүк эшкә чыгып йөгерәм, кичме, төнләме ярдәм кирәккәндә әле өйдән килеп алалар. Кызым мине көтеп, утырган җиреннән бөгәрләнеп йоклап китәр иде. Ике бала үстердек. Илһам – олысы, төпчеге – Гөлнара. Ул да укытучы. Азат кияү белән педагогика институтын тәмамлагач, иренең туган ягы Балтачка кайтып төпләнделәр, ике бала үстерделәр. Илһамның да балалары икәү, – ди Гөлсем апа.
 
Ул елларда илнең демографик хәле үзгә булган, йорт саен бишәр-алтышар бала тудырганнар. Ә ул менә үзе ике бала тудырган да туктаган. 
 
– Әй, акыллым... Безнең чорда бит декрет яллары түләнми иде. Хезмәт хаклары да бик аз. Ул балаларны, без эшкә чыгып киткәч, карарга кеше дә кирәк. Мин кияүгә килгәч, кайнанам алты гына ай яшәде. Үпкәләрендә яман шеш иде, үлеп китте. Корсаклы калдым. Кайнатамны да 2 елдан җирләдек. Әллә иске тормышларны күтәрергә, әллә бала табарга, сеңлем... Юрганга карап аяк сузылган инде, – ди ул үзе. 
 
Илдар абый белән алар икесе дә төп Бузый авылы кешеләре. Туган якны ямьләп яшәгәннәр, шәһәргә күченеп китәргә кызыкмаганнар. 
 
– Илдарның әтисен сугышка алмаганнар, бронь белән калган. Безнең әти бер көн өйдә тормады, дип сөйли иде Илдар. Якын тирә авыллар, район, Казан белән ике арада ат җигеп йөргән, мәрхүмкәем. Алар ишле, тугызау үскәннәр. Без бит Илдар белән өйләнешкәч, Васильевога барып төпләнгән идек. Мин авылны сагындым. Яши-яши күнәрсең әле дип тә әйткән иде Илдар. Үзем сагынуга гына бәлки түзәр дә идем, үз әнием сабый бала шикелле елады. Ир белән әни арасында бүленү бер хикмәт ул, сеңлем, аның авырлыгы. Әни йортта ялгызы калды, мин дә читтә... Илдар уенын-чынын бергә кушып, бар, әниең янына кайтып тор, дип тә әйткән иде. Ул сүзләрне хәзер үзеннән соң истәлек итеп сөйлим инде, – ди әңгәмәдәшем. 
 
Балалар хакына тормышларны җимермиләр. Сынау кичсә дә, гаилә таркалмый. Авыл ягына кузгалган хатынны ир җитәкләп ала.
 
– Васильеводагы йортыбызны саттык та авылга кайтып утырдык. Авылдагы йорт бик иске иде, әкренләп кенә яңасын җиткердек, тормышларны күтәрдек. Яшьлектә егәр куәтле дә, утлык-мутлык та зур иде, эштән башканы белмәдек. Хәзер менә тормышларга тел-теш тидергесез дә, яшәр өчен егәр, куәт калмады, гомер бетеп килә. Илдар исән чагында яшәве күңеллерәк иде. Сагынам үзен. Кыенлык китермәде ул миңа. Ансыз яшәү миңа бик авыр, – ди Гөлсем апа. 
Һәркем Аллаһыдан бирелгән гомерне яши. Гөлсем апа гомеренең кадерле картлыгында. Һәр көнен балалары, оныклары шатлыгы бизәсеен иде. 
  
Кыш җиттеме, басудагы кәҗә сукмакларын буран күмә иде. Олы юллар юк иде әле. Норлат авылындагы участок хастаханәсенә 12 чакрым араны ат җигеп барасы. Тулгагы тоткан хатынны: “Ник иртәрәк әйтмәдең...” – дип әрләүдән узган. Бер көчәндеме баласы туарга тора. Кыш үзәгендә кырда күпме бала таптырдым икән?..
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»