|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2024 Мәдәният
“Татаркино” Бөтенроссия гаилә форумында Татарстанның кино тармагын тәкъдим итте (ФОТО)Шушы көннәрдә Мәскәүдә узан “Россия " Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Туганнарыбыз-Яратканнарыбыз " Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында «Татаркино» коллективы Татарстан Республикасының кино тармагын тәкъдим итте. Әлеге форум Россияда игълан ителгән Гаилә елын ачып җибәрде. Татарстан программасының төп өлеше гаилә фильмын төшерү булды: интервью форматында форум кунакларына гаилә традицияләре белән бәйле берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Россиянең төрле гаиләләре буыннан-буынга тапшырыла торган үз тарихлары, гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар, ә кайберләре гаилә җырларын һәм бишек җырларын башкардылар. Шулай ук кунаклар өчен XX гасыр башы татарларының милли костюмнарында истәлекле фотолар ясау мөмкинлеге тудырылган иде.
--- |
Иң күп укылган
|