|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2024 Мәдәният
Георгий Ибушев Таһир Якупов турындагы истәлекләре белән бүлеште (ВИДЕО)Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимовага Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов турында балачак хатирәләрен сөйләгән. «Комсомолка Гөлсара» җырын җырлап күрсәттем микән, төгәл хәтерләмим. Ул вакытта тавышым челтерәп аккан чишмә кебек яңгырап тора иде. Таһир абый минем тавышны тыңлап карагач, җыр укытучысына: «Бу малайга, һичшиксез, укырга кирәк. Тавышы бик матур», - диде. Мине шулай канатландырып җибәрде. Аннан соң да очрашкан чаклар булды, ул бу очрашуны оныткан да иде, чөнки мондый хәлләр күп була. Таһир абый белән очрашу җылы бер истәлек, матур хатирә булып күңелдә сакланып калды», - дип сөйли ул Алсу Хәкимовага. Аның әйтүенчә, Таһир Якупов Мамадыш районы Үсәли авылы мәдәният йортында чыгыш ясарга дип килгән булган, дип яза "Татар-Информ" МА. «Мин Үсәли авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укый идем. Җыр укытучысы Валерий Алексеев миңа Таһир Якупов алдында җырлап карарга киңәш итте. Таһир абыйның концертын бик дулкынланып тыңладым, аның җырлавын бик ошаттым. Таһир абыйның чүәкләренә карап, шаккатып торганым әле дә хәтердә», - ди Георгий Ибушев.
--- |
Иң күп укылган
|