|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2024 Җәмгыять
105 яшьлек әбинең хыялы быел җәй тормышка ашачакУфада яшәүче Мария Чернова үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бу уңайдан аны котларга Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников та килгән. Җитәкче сөйләвенчә, Мария Яковлевна Благовещен районы Укман авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. Хәзер инде әбекәйнең хәтере аламаланган, ул елларда күргән авырлыкларының барысын да исенә төшереп сөйли алмый.
"Якыннарын югалту ачысын да татыган, ачлык белән дә күзгә-күз очрашкан. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсә дә, ул сынмыйча-сыгылмыйча яшәвен дәвам иткән. Тормыш иптәше белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде оныклар һәм туруннар шатлыгы күреп, алар тәрбиясендә яши, - дип язган Сергей Плотников.
Мария ханым Сипайлово бистәсендәге яңартылган «Кашкадан» паркын күрергә хыяллана икән. Район хакимияте башлыгы җәй көне аның өчен экскурсия оештырырга вәгъдә биргән. Әбекәйгә сәламәтлек һәм хыялының тормышка ашуын телибез.
Фото: Уфаның Октябрь районы хакимиятенең матбугат хезмәте.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|