поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.12.2023 Милләт

Рәсми кәгазьләрдән бәлеш исе килгәндә

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге милләттәшләрне кунакка чакырды.

Бу көнне рәсми бина да җитдилеген онытып тантанага төрелгән иде, шикелле.

Чакырылган ханым-туташлар да, иръегетләр дә кунакка рәхәтләнеп килде.

Чөнки беләләр, биредә син үз кеше. Казаннан кайткан гәзит-журналларны укырга алырга да, соңгы яңалыклар белән танышырга да, үзара аралашырга да мөмкин.

Даими вәкиллекнең төньяк башкалада яшәүче милләттәшләрне чәйгә чакырыуының җитди сәбәбе бар иде. Яңа елны каршы алганда, узганына йомгак ясау гадәте бар.

Очрашуны Татарстан Республикасының Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты, барыбызны да ихлас тәбрикләде милли чәй табынына чакырды.

Әлбиттә, очрашуга җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар чакырылды. Алар арсында билгеле эшкуарлар: Рәшид Мәһдеев, Шамил Алюшев, Камил Хәйруллин бар иде. Танылган сынчылар Әхнәф Зыякаев, Винера Абдуллина, рәссам Роберт Миф, ” Акчарлак” җыр – бию ансамбле (җитәкчесе Светлана Җиһангирова ) һәм башкалар бар иде.

Һичшиксез, бу милли очрашуга килгән һәркем турында әллә күпме җылы сүзләр язарга мөмкин булыр иде.

Мәсәлән, Рәшид Мәһдеев татарлар арасында, берече чиратта, күп халык катнашлыгында дини мәҗлесләр оештыруы белән танылды. Шәһәр тормыш-көнкүрешендә дә актив катнаша.

Камил Хәйруллинның бәхетсезлеккә очрап сәламәтлеген югалтканнарга зур матди ярдәм күрсәтүе билгеле. Бүгенге көндә ул туган авылы Солтанны аякка тергезү өстендә эшли.

Шамил Алюшев милли чаралар үткәрүдә даими матди ярдәм күрсәтә, үзе дә оештыра.

Узып барган елда Санкт – Петербургның Калинин районындагы 146нчы мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелде.

Татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилне Һичшиксез, Санкт-Петербург халкы белергә тиештер. Батыр йөрәкле, шигъри күңелле татар язучысы, яугире Ленинградны яклап көрәшкән. Шушы аяусыз көрәштә Муса Җәлил үлемсез исем дә алган, яшь гомерен дә югалткан.

Әлеге мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирер алдыннан бик күп сөйләшүләр һәм киңәшләр алып барылды. Бу эшләрдә даими вәкил Ренат Вәлиуллинның беренче ярдәмчесе Дамир Сабиров башлап йөрде. Ул шәхсән район хакимияте, мәктәп җитәкчеләре белән очрашып сөйләшүләр алып барды. Дамир бу эшкә бөтен җаны – тәне белән бирелде һәм барыбызны сөендереп, максатына иреште.

Санкт – Петербург шәһәре Татар милли – мәдәни үзәге мохтәрияте җитәкчесе Рәис Яркәевсез төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр тормышын күз алдына да китереп булмый. “Нур” гәзитен нәшер итү, Сабантуйлар оештыру, милли-дини кичәләр, яшь талантларга ярдәм итү һәм башкалар, һәм башкалар.

Санкт – Петербургның Чайковский урамындагы Татар милли-мәдәни үзәге дә Рәис Яркәев җитәкләгән Мохтәрият ярдәмендә ачылды.

Узып баручы елда әлеге үзәк бик актив эшләде: фәһемле лекцияләр дә, татар теле дәресләре дә, җыр-биюле кичәләр дә, төрле милли чаралар да берсен берсе алыштырып кына торды.

Татарстан үзенең фидакарь кыз-улларын онытмый. Яңа елга күп милләттәшләр шәхси уңышлары, җиңүләре белән килде, лаеклы бүләкләр дә алды.

Рәис Яркәев “Дуслык ” орденына лаек булды.

Рәссам Эльмира Мостафинага Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде.

“Акчарлак” татар фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Җиһангирова Даими вәкиллек исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк алды. Ренат Вәлиуллин узып барган елда башкарган эшләргә җентекле тукталды. Һәркем өчен кызыклы мәгълүматлар иде бу. Ай саен диярлек берәр чара үткәрелгән дип әйтергә мөмкин.

Ренат әфәнде барыбызның да, “Ак калфак – Нева” эшенә дә ,”Питер Татар” порталы журналистлары язмаларына да югары бәя бирде. Бәйрәм булганга аванс буларак та яңгырагандыр инде алар. Шунысы белән берсүзсез килешәбез. Җиребез талантларга бай.

Даими вәкиллектә узган милли-тугандаш очашу бик матур узды. Араларны нәфис милли хис-тойгылар бәйләде. Баян моңңарында тирбәлеп, бергә кушылып җырлаганда Татарстанның, Башкортостанның, Ленинград өлкәсенең һәм башка төбәкләрнең гүзәл табигате күз алдыннан йөгереп узды. Шул моңнар арасында бәрән тавышлары да, ат кешнәве дә, тавыклар кыткылдавы да ишетелде бугай.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенә бәлешле, чәкчәкле чәй, халык җырлары, дулкыландыргыч моңнар, җылы сүзләр һәм бүләкләр өчен олы рәхмәт.

Алдагы елларда да барыбызга да уңышлы эшләр, иҗади күтәрелеш һәм сәламәтлек телибез.

Зәрия Хәсәнова 


---
Piter.tatar
№ --- | 31.12.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»