поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
31.12.2023 Мәдәният

Равил Шәрәфиев: «Хатынымның миңа “сөям” дип әйткәне юк...»

Шушы көннәрдә «Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проектының бу елда ахыргы чарасы узды. Тамашачыларга Флорид Бүләков пьесасы буенча режиссер Радик Бариев сәхнәләштергән «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле видеоязмасы күрсәтелде. Тамашадан соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары – Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина һәм Луара Шакирҗанова, Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев белән иҗади очрашу узды.

Сүз уңаеннан, бу елның 7 октябрендә әлеге лирик комедия Камал театры сәхнәсендә 100 нче тапкыр уйналды.

«Сөясеңме, сөймисеңме...» тәүге тапкыр 2014 елның 4 октябрендә куелган. Шул көннән алып тамашачыларның йөрәген яулаган, 10 елга якын аншлаг белән узучы спектакльләрнең берсе булып тора.

Очрашу барышында Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев 2015 нче елның гыйнварын искә алды: «Спектакльне беренче елны уйнаганда Мәскәү тамашачысына тәкъдир иткән көнне хәбәр килде: Флорид вафат. Үзенә бик күрсәтәсе килгән иде. Насыйп булмады. Уфада чакта улы килеп карады, елап чыкты. Әлеге спектакльне яратабыз. Моңсу комедия, тамашачы елап чыга. Шатланам, чөнки елау кешене чистарта, тазарта».

Билгеләп үтәргә кирәк, Равил Шәрәфиев – «Мир» кинотеатрының тугры тамашачыларының берсе, «Татаркино» оештырган чараларга теләп килүе, залда утыручылар белән иркенләп аралашуы белән аерылып тора. Тамашачыларның сорауларына уенын-чынын бергә кушып җавап бирергә ярата. Тормыш иптәшегезгә “сөям” дип еш әйтәсезме, дигән сорауга артист болай дип җавап бирде: «Сөям»не әйтмичә дә була, бары тик бер-береңне сизәргә кирәк. Хатынымның да миңа “сөям” дип әйткәне юк, ләкин яратканын беләм. Шуңа күрә ул сүзне еш әйтергә туры килмәде. Олыгайгач, сөюемне мөнәсәбәтем белән күрсәтә башладым».

Актриса Дания Нуруллина үзенә насыйп булган рольгә куркып кына алынуы турында сөйләде: «Карчык роле дигәч, куркып калдым – карчыкларны уйнаганым юк иде. Репетицияләрдә Равилне тентерәтеп бетердем: нишлим икән, ничегрәк йөрим икән, ничек утырыйм икән, дим. Әйтергә генә җиңел, ә бит хәрәкәт һәм уй-фикер бергә тәңгәл булырга тиеш. Чынлап әйтәм, бу спектакльдән шулкадәр арып чыгам. Гримеркада үзем генә утырып калам. Әлеге ролемә аеруча җаваплы карыйм. Равил кебек олпат артист белән сәхнәдә уйнау – үзе бер бәхет».

Комедиягә корылган трагедия тамашачыларны битараф калдырмый. Залда утыручылар артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм әлеге спектакльне сәхнәдән кат-кат барып күрсәләр да, экраннар аша карау бөтенләй башка икәнен ассызыклады. Казаннан Сәрия ханым: «Экран сезнең һәр хәрәкәтне, сулышны якыннан күрсәтә, хис-кичерешләрегезне ачып сала икән бит. Театрга барып карау бөтенләй башкача, анда сезне ерактан күрәбез. Проектка рәхмәт, күзгә-күз очрашып аралашу мөмкинлеге – үзе бер бүләк», - дип белдерде.

«Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты 2019 елдан башлап уздырыла. Быел әлеге проект кысаларында тамашачыларга «Мәңгелек буран», «Мәхәббәт FM», «Авыл эте Акбай», «Бабайлар чуагы», «Миркәй белән Айсылу», «Сөясеңме сөймисеңме…» спектакльләренең видеоязмалары күрсәтелде. Иҗади очрашуларга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары – Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина, Луара Шакирҗанова, Әсхәт Хисмәт, Россиянең халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Әзһәр Шакиров, Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов килде.
 


---
Татаркино
№ --- | 31.12.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы