поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 06 Декабрь
  • Мансур Вәлиев - хәрби
  • Раушания Фәйзуллина - актриса
  • Рәйсә Ибраһимова (1951-2012) - цирк артисты
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
31.12.2023 Мәдәният

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе эшен дәвам итә

«ХХ гасыр башында Габдулла Тукайның профессиональ татар музыкантлары, җырчылары, композитор – замандашлары һәм фикердәшләре барлыкка килә. Габдулла Тукайның бай иҗаты татар профессиональ музыкаль мәдәниятен үстерү өчен нигез булып тора.

Тукай сюжетлары нигезендә опера, балет, ораторий һәм кантаталар, симфоник һәм камера-инструменталь музыка барлыкка килә. Музыкада Тукай мотивларын эшләү Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы»ннан башлана», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә музыка темасы барлык залларда да бар. «Тукай һәм музыка» яңа күргәзмә проекты Габдулла Тукайның халык җыры һәм инструменталь музыкага мәхәббәтен күрсәтә, шагыйрьнең татар профессиональ музыкасының барлыкка килүенә, беренче татар композиторлары һәм җырчылары: Заһидулла Яруллин, Камил Мотыйги, Салих Сәйдәшев һәм башкаларның эшчәнлегенә кызыксыну уята», - диде музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, халык һәм профессиональ татар музыкасының шагыйрьгә йогынтысы № 1 сәнгать мәктәбендә белем алучыларның эшләрендә чагыла. «Эшкә керешкәнче проектта катнашучылар музейда тематик экскурсиядә булдылар, Тукай иҗаты мотивлары буенча музыкаль әсәрләр тыңладылар, музейның мультимедиа китапханәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән таныштылар», - диде.

Яшь рәссамнарның эшләрен Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан экспонатлар тулыландырачак: татар халык музыка кораллары, фотолар, китаплар, Габдулла Тукай замандашларының документлары һ.б. Күргәзмәгә 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар килә ала. Күргәзмә 2024 елның 31 гыйнварына кадәр эшләячәк, дип яза "Татар-Информ" МА. 


---
Милли Музей
№ --- | 31.12.2023
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе