поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
30.12.2023 Бәйрәм

Яңа ел киңәшләре

Яңа ел бәйрәмнәрендә русиялеләргә артыгын ашамаска һәм зыянлы гадәтләрән баш тартырга, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, яхшылап кулларны юарга киңәш ителә. Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко озайлы ял көннәренә русиялеләргә үз киңәшләрен бирде.

“Бәйрәмнәрне гаилә белән үткәрү – бу актив ял итү дә, тәмле һәм файдалы ризыклар әзерләү дә,  шулай ук якыннарны зыянлы гадәтләрдән баш тартуда хуплау мөмкинлеге дә”, – ди министр.
 
Ул шулай ук  ватандашларыбызга инфекция йоктырмас өчен  бәйрәм чорында медицина битлеге кияргә киңәш итте. Һәм инде, әлбәттә, аек булмаган килеш руль артына утырмау да мөһим.
 
Яңа ел төнендә русиялеләргә үз рационнарына күбрәк яшелчәләр, балык һәм диетик ит кертү яхшы булыр, ди ул. Тозга сак мөнәсәбәт тә мөһим – аның чамадан тыш артык булуы кан басымы күтәрелүгә сәбәпче, инфаркт, инсульт, ашказан яман шеше, остеопороз һәм симерү хәвефен дә арттыра.
 
“Тәмәке һәм “тагын бер бокал” алкоголь  сезгә сәламәтлек, көч, энергия, дәрт һәм дәрман өстәмәячәк, әмма икенче көнне “ватылуыгызга” сәбәпче булырга мөмкин”, – дигән Мурашко. Ул бәйрәмнәрдән соң көн режимын үтәргә чакыра   һәм өлкәннәргә – ким дигәндә 6, балаларгә 8 сәгать йокларга киңәш иткән.   
 
 

Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 30.12.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе