|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2023 Сәясәт
Путинның элекке визиткасын 2 млн сумга сатканнарРоссия Президенты Владимир Путинның 1990 еллардагы визит карточкасын электрон аукционда ике миллион сумга сатканнар, дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгына Петербург аукцион йортының әйдәп баручы белгече Финист Цыганков. "Путин Владимир Владимирович. Халык депутатларының Ленинград шәһәр Советы рәисенең халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе", - дип язылган визиткада. Карточкадагы берничә сан Путин кулы белән язылган, дип әйтелә лотның тасвирламасында.
Владимир Путин 1990-91 елларда Ленинград шәһәр Советы рәисе киңәшчесе булып эшләде, ул вакытта аны Анатолий Собчак җитәкләде.
Фото: rbc.ru
Автор:Зөһрә Исламова
--- |
Иң күп укылган
|