поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
25.12.2023 Мәдәният

Искәндәр Биктаһировны соңгы юлга озату: “Юк, савыга алмам кебек, Факия...”

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировны да соңгы юлга озаттык. Аңа 72 яшь иде. Татар моңының тулы бер эпохасы белән хушлаштык.

“Савыга алмам кебек...”
 
Халкыбызның бәгырендә сагыштан яралган, шул ук вакытта еллар тузанына күмелеп, онытыла барган җырларны эзләп табып, алтын фондларыбызга бүләк итеп калдырган Искәндәр Биктаһиров авыруына бирешмичә, дөресрәге авырганын сиздермичә, соңгы сулышына кадәр югары сәнгать сагында хезмәт итте. Яшәү теләге көчле иде аның: елдан артык яман шеш белән көрәшкән, әмма гаиләсенә дә, киң җәмәгатьчелеккә дә сиздермәгән. Хисле күңеле нык рухына буйсынып, зарлана белмәде ул, сызланса да сер бирмәде.
 
– Әти, гел матур яшәргә омтылды. Ул үзен шулкадәр карый иде, мин аны ерак картлыккача, кем әйтмешли, 90 яшьләренә җитәр дип уйлый идем. Артыгын ашамады, хәрәкәтчән иде, өйдәге һәр эшне үз куллары белән эшләде. Ике катлы йортны төзегәндә, туганнар да, без дә булышабыз дисәк тә, беребезне дә төзелешкә якын китермәде, стеналарын кирпечтән өйде, эчке ягын да үзе төзекләндерде. Белеме буенча инженер бит ул! Әти күпме вакыт авырып йөргәндер, беребезгә дә сиздермәде. Сәйдәш соңрак белде. Әтине табибларга ул йөртте. Әти әле анда да табибларга: “Авыруымны улларыма әйтеп бетермәгез, артыгы белән борчылалар”, – дигән. Гел аяк өсте йөрде, бер атна элек кенә Казан буйлап үзе машинада йөрде. Җәйләрен Сабан туйларында чыгыш ясады, кая гына җырларга чакырсалар да барды. Безнең балалар өчен җанын ярып бирергә риза иде. Камал театрында “Зәңгәр шәл” уйналган көнне, спектакльдән соң сәхнә артына кереп, Саҗидә белән Җәннәткә генә түгел, массовкада уйнаган бөтен балалаларга да шоколадлар таратуын сагынып сөйләргә калды. Хәсән тугач: “Мин бу баланы бик көттем!” – дип куанды, – ди җырчының килене – Галиәскәр Камал театры артисткасы Гөлчәчәк Гайфетдинова.
 
Ашказаны асты бизендә үскән яман шешкә бирешмәскә тырышып, дәваланса да Искәндәр әфәнде соңгы өч көнендә нык хәлсезләнә, урынга ук егыла. Янында хатыны Факия ханым, уллары чиратлашып кизү тора.
 
– Сәйдәш тә авырып китте бит, кеше арасында йөргән грипп килеп ябышты. Үч иткәндәй, температурасы 39 дан төшмичә тилмертте. Аңа карап тормады, әти янына гел барды. Әни: “Искәндәр, әйдә тернәкләнергә тырыш әле. Яңа елны балалар, оныклар белән бергә каршылыйсыбыз бар! Син ничек тә аякка бас”, – дигәч, әти: “Юк, савыга алмам кебек, Факия”, – дигән. Үз хәлен үзе генә белгән инде. Сәйдәш, яктырмас борын әти янына йөгерде, иртәнге сәгать унынчы яртыларда өзелгән... – ди Гөлчәчәк.
 
Искәндәр әфәнде энә-җептән киенеп, үз-үзен карап йөртүе, гадилеге, гаиләсен яратып яшәве, тәрбияле булуы белән үрнәк иде. Хәтта бакыйлык чигенә атлаган мәлендә дә дөньялыкта бүленеп калган хәләле белән бәхилләшкәндә дә назын бүләк итәргә җитешкән.  
 
– Күрәм бит – нык авырайды. “Китмә әле, бәгырем. Ташлама безне. Сагынырбыз бит без сине...” – дидем. Әкерен генә күзләрен ачып, кулларымны тотты да, иреннәренә якын китереп үпте. Бәхил бул, иркәм, дип берничә мәртәбә кабатладым, ә ул башын гына селкеде. Сүз әйтергә хәле юк иде инде – соңгы мәле. Янымда Сәйдәш. “Әтием, ишетәсеңме мине? Ач күзеңне...” – дип ул өзгәләнә. Искәндәрнең йомык күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште. Сәйдәш сөртә генә, әтисенең күзләре тагын яшьләнә... Хуш бәгърем, хуш, дидем, ул ишеткән соңгы сүзләрем... Искәндәр тыныч кына өзелде, – ди җырчының җәмәгате Факия ханым.

“Беркемгә дә, бер сүз дә...”
 
Чирмешән районының Югары Чыгтай авылында үскән 8 балалы гаиләнең икенче уллары мәңгелек йортына кузгалды. 15 ел элек Ислам абыйларын җирләгәннәр.
 
– 89 яшьлек Исхак абыебызның дөм сукыраюына 16 ел, Чаллы шәһәрендә кызы тәрбиясендә яши, – дип сөйләде җырчының бертуган апасы Әлфия апа Миниярова. – Миңа 75 яшь, Самара шәһәрендә яшим. Искәндәр белән гел сөйләшеп, хәбәрләшеп тордык. Бер ел элек төпчек энебез Илдусның 65 яшьлек юбилеена кайткач, Искәндәргә кунарга кайттык та, бөгелеп кенә төште. Ашказанымның рәте юк, диде. Табибларга бар, иркәм, дидек, хәлен җиңеләйтергә дарулар бирдек. Бездән соң тикшеренгән, авыруын белгәч тә шалтыратып әйтте. “Беркемгә дә бер сүз дә әйтмисез”, – диде. Серен читкә чыгармадык. 83 яшьлек Тәнзилә апабыз бар, аңа узган кышта: “Ашый башладым, тазарып та киттем”, – дип шалтыраткач, бик куанган идек. Быел 15 июльдә янына кайтып, бергәләп: “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруына төштек. Соңгы күрешебез. Үләренә өч көн кала шалтыраткач, хәлем авыр әле, диде. Бик әкерен сөйләште. Аннары да шалтыраттым, телефонын бүтән алмады инде. Илдус та килеп, хәленең авырлыгын күреп киткән. Туганнар белән дә сөйләшәбез, йөзе белән әтигә, күзләре әнинекенә охшаган иде. Уңганлыгы! Каян энергия алган диген, бер бүлмәсендә тегү машинасы тора, тукымалар. Өйдә кияме, сәхнәдәме, бөтен киемнәрен диярлек үзе текте, халат белән урын-җир кирәк-яракларын тегеп, туганнар саен өләште.
 
Туганнары, гаиләсе күңелендә хәтирәләр, ә халык хәтерендә истәлеге булып җырлары яшәр. 

Хушлашу
 
Декабрьнең 24 сенән 25 шенә каршы төнне җырчы үз өендә үткәрде. Иртәнге якта аны өендә юып, кәфенләп, җәсәден башкалабызның Мәрҗәни мәчете ишегалдына җеназа намазы укырга алып килделәр. Аның белән хушлашу мәрасиме дә биредә үткәрелде.
 
Җырчыны озатырга дәүләт эшлеклеләре, филармония җитәкчелеге, туганнары, хезмәттәшләре һәм иҗатын яраткан тамашачылар килгән иде.
 
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин:
 
– Татар мәдәниятендә Искәндәр абыйның үз эзен калдырды. Аны иҗатын һичкемнеке белән дә бутап булмый – ул халык фольклорына якын иде. Халыкчан җырлар белән беррәттән, соңгы елларда итальян җырларын да башкарды. Италтягә барып кайткач, җае чыккан саен бырчыларга: “Итальян җырларын җырлагыз”, – дигәнен үземнең дә ишеткәнем булды. Тавыш мөмкинлекләрен ачу, зәвыкъ үсү, рухи яктан баю ягын да күз алдында тоткандыр, дим. Соңгы вакытларда филармониядәге концертларга яратып йөрде. Тамаша залында күреп, гел рәхмәт әйтә идем. “Концертлары нинди бит, концертлары!” – дия иде. Соңгы мәртәбә Мәрҗәни мәчетендә Флера апа Сөләйманованың кырыгында күрештек. Октябрь ае... Шуннан соң юкка чыкты ул. Эш, мәшәкать белән минем дә Искәндәр абыйны барларга вакытым җитмәде. Авырган икән... Алдан сүз дә булды, Искәндәр абый үзгәреп киткән, диештек. Әмма ул үзенең активлыгы, ачыклыгы белән үз хәлен сиздермәскә тырышты, белгертмәде. Кыю фикерле иде, катырак әйтеп ташлый да, ахырдан йомшартып та җибәрә белә иде. Милләт улы иде ул. Гадәттә кешене үзе киткәч кенә мактап сөйлибез, ә менә Искәндәр абыйның исән чагында ук та кадерен белдек, үкенечләр калмады кебек. 70 яшьлеген  дә ул бездә – филармониядә үткәрде. Гел дустанә, җылы мөнәсәбәттә сөйләштек, бер-беребезне аңлый идек. Рәнҗеп китмәгәндер. Иртәрәк китүе генә кызганыч, яшәрлеге бар иде әле, – диде Кадим әфәнде.
 
Мәрхүмнең әдәпле, тәрбияле булуы дә хезмәттәшләре күңелендә саклана.
 
– Искәндәр белән филармониягә бер вакытта эшкә килдек. Ул башта Татар җыр һәм бию ансамблендә эшләде, аннары эстрада бүлегенә күчте. Икебезне бер төркемгә тупладылар да, гастрольләргә чыгарып җибәрделәр. Юлларда рәхәт иде аның белән, ышанычлы кеше иде ул. Гомер буе аралашып яшәдек. 20 нче декабрь Чаллыда бергә җырларга тиеш идек, килмәде. 19 көнне шалтыратып кисәткән. Бер ел эчендә бик ябыкты ул. “Зөһрә, нишлисең син, түгәрәкләнеп беттең бит. Менә мине кара – егетләр кебек, бирешмим бит!” – дип әйтә иде. Мин тегеңә зарланам, булмый бит ябыгып, дигән булам. Югары сәнгать өчен җан атты, онытылган халык җырларын яңартты. Милләтебезнең рухый мирасы баетып калдырды ул, рәхмәтләремнең чиге юк аңа. Тыныч йокласын, ул бик әйбәт кеше иде, – ди татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина.  
 
Тыныч йоклагыз, Искәндәр абый. Безнең күңелләрдә сез мәңге сакланырсыз.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы