поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.12.2023 Яңа китаплар

Казанда 26 авторның әсәрләре кергән «Күңелгә илһам керә» китабы тәкъдим ителде

«Ногай» кунакханә комплексының «Китап Club» ресторанында Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Күңелгә илһам килә» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китап-альманахка төрле яшьтәге 26 авторның әсәрләре тупланган.

«Татарстан китап нәшриятының архивында шактый кулъязмалар җыелган. Һәрбер мөрәҗәгатьне канәгатьләндереп, һәрбер гаризага җавап итеп, китап бастырып булмый. Шушы хәлдән чыгу өчен, Татарстан китап нәшрияты соңгы 4 елда китап-альманахлар чыгара. Бу альманахларга ел саен 20-30 кеше керә: иҗатчылар, каләм әһелләре, яшьләр, өлкәнрәкләр, күп еллар китап чыгара алмаучы каләм ияләре дә бар. Алар классик шагыйрьләр дә түгелдер, халык арасында исемнәре дә бик яңгырамыйдыр, ләкин бик сәләтле авторлар», – ди язучы Галимҗан Гыйльманов.

Альманахларның максаты шагыйрьләрне халыкка күрсәтү һәм авторларның үзләрен Язучылар берлегенә, укучыга, әдәбиятка игълан итүе.

«Альманахка 26 автор керде. Алар арасында соңгы елларны узган «Глаголица», «Иделем акчарлагы» бәйгеләрендә гран-при алган кызларыбыз да, шул ук вакытта лаеклы ялга чыгып иҗат итүчеләр дә бар. Алар арасында Язучылар берлеге әгъзалары да очрый. Мәсәлән, быелгы альманахка Флера Ибраһимова, Дания Нәгыйм, Ринат Мәннан керде, чөнки китапның сыйфатын, әһәмиятен бераз үстерергә дә кирәк. Китапка авторлар турында белешмәләр һәм аларның иҗатларыннан сайлап алынган иң яхшы текстлар кертелде», – дип өстәде Галимҗан Гыйльманов.

Кичәгә авторлар үзләре дә килгән иде. Алар арсында: Тәслимә Низами, Рушания Гыйләҗева, Людмила Аланлы, Ринат Мәннан, Люция Әблиева, Надия Вәлиева, Алмаз Әхмәтгалиев, Айзирәк Гәрәева-Акчура, Марсель Шәрапов һәм башкалар, дип яза "Татар-Информ" МА.

«Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә эшләнелгән «Күңелгә илһам килә» китабында шигырьләрем икенче тапкыр бастырыла. Башта «Безнең гасыр авазы» китабында чыккан иде. Бу альманахка минем төрле темаларга кагылышлы шактый күп шигырьләрем керде. Татарстан китап нәшриятына шагыйрь булып тумаган, әмма шагыйрь буласы килгән кешеләргә, шигырь язучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», – ди Әтнә районында яшәп, иҗат итүче Надия Вәлиева.

«Минем шигырьләрем Татарстан китап нәшриятында чыккан җыентыкларның бөтенесендә дә бар. Әлеге җыентыкка минем 20ләп шигырем керде, әмма мин хикәяләр, пьесалар язам. Моңарчы үземнең «Бәхет юллыйм» дигән китабым чыккан иде. «Алма бакчасы» дигән пьесам Арча районының мәдәният йортында куелды», – ди Арча язучысы Марсель Шәрапов.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»