|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2023 Фаҗига
"Әнине таба алмадым, төтен сулышны буды"Кукмарада Корбангалиевлар гаиләсендә булган көчле янгында 75 яшьлек хатын-кыз үлә. Ә 76 яшьлек ирен авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. Планетарный урамында урнашкан бу ике катлы йорт әллә кайдан күренеп торган. Ел әйләнәсе гирляндаларның төсле утларыннан балкыган. Былтыр Корбангалиевларны Яңа елга иң матур бизәлгән йорт дип бүләкләгән дә булганнар. Кызганыч, бүген өйдән хәрабәләр генә утырып калган. Йорт, мунча, гараж һәм сарайның чардак өлеше тулысынча янган. Янгында һәлак булган 75 яшьлек Галимә апаны атна башында җирләделәр. Халык телендә, янгын гирлянда чыбыкларыннан чыккан, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Тик уллары Илназ бу фикер белән килешми... "Әнине таба алмадым,төтен сулышны буды", - ди ул.
Тетрәндергеч хәл турында Ирек мәйданы газетасында язылган.
Олы сынау кичергән бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүче кешеләр өчен телефон номеры: 8-906-111-54-38 (“Сбербанк” картасына беркетелгән, Корбангалиев Илназ Зиннур улы исемендә).
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|