|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2023 Хәвеф-хәтәр
125 баланы, поезддан төшереп, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнарПоездда Төмәннән Адлерга барган төркемдәге бер балага медицина ярдәме кирәк булган. Аларның температурасы югары күтәрелгән. Нәтиҗәдә, сәламәтлеген тикшерү өчен 120дән артык баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) урында мобиль лаборатория оештырган һәм, барлык балаларны да караганнан соң, ниндидер авырулары булу-булмавын тикшерү өчен, автобуста Саратов өлкәсендәге йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.
Утызга якын бала температурага зарланган. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелә, вазгыять махсус контрольдә, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|