|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2023 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова: Ике үпкәдә дә чир тапканнарТатарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең тормышы турында уртаклаша. Болай ди җырчы: — Сигез айдан туганмын. Авырлыгым 1800 грамм булган. Ике үпкәдә дә чир тапканнар. Бик озак ясалма сулыш алу аппаратында ятканмын. Әни сөйли: “Табиблар яныма керделәр дә, Гөлсинә апа, моны әйтергә тиешбез. Кызың мөстәкыйль сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген аны аппараттан өзәбез. Өйгә кайтыгыз, диделәр”. Әни кайткан. Әтинең самогонын җылыткан. Шуны миңа сөрткән дә одеял белән төреп калдырган. Үзе урамга чыгып йөгергән. 6 сәгать керә алмадым, дип сөйли. “Кызым, бәхил бул инде”, — дип юрганны ачканда, мин ашарга сорап, акырып елап ятканмын. Әнигә: “Минем ашыйсым килми иде. Эчәсем килде. 6 сәгать самогон эчендә ятып кара әле син?” — дип көлеп искә алганыбыз хәтердә. Туганнан бирле тормышка ябышып яшим.
--- |
Иң күп укылган
|