|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2023 Яңа китаплар
Татарстан китап нәшрияты "Күңелгә илһам килә" дигән китап-альманах бастырып чыгардыЯңа ел алдыннан һәркем үзенең күңел түрендәге теләкләренең үтәлүен көтәдер... Шуны истә тотып, сезне 20 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә "Китап club" ресторанында (Бауман, 19) узачак уникаль китап презентациясенә чакырабыз. Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты "Күңелгә илһам килә" дигән китап-альманах бастырып чыгарды. Аның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Ул бүгенге көн авторларының төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләрен - шигырь, хикәя, повесть һәм пьесаларын үз эченә алган. Замандашларыбызның бай һәм киңкырлы иҗаты белән танышырга өлгерегез. Чарага авторлар үзләре дә килә һәм сез бу матур кичәдән бетмәс-төкәнмәс рухи ләззәт алырсыз! Мондый шәп басма сезнең китап киштәсендә һичшиксез булырга тиеш. Тиражы чикләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|