поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.12.2023 Җәмгыять

Режиссер Рафис Сәләхетдинов кыен хәлдә: йорты – янган, үзе – пешкән...

«Әкият иле» курчак театры җитәкчесе, Олы Мәңгәр авылы халык театры режиссеры, гомерен театр сәнгатенә багышлаган Рафис Сәләхетдинов гаиләсе коточкыч сынауга дучар – 17 декабрь иртәсендә йортлары янып, бернәрсәсез урамда басып калдылар.

Рафис Сәләхетдинов бик нык пешкән: аркалары, куллары, бите әрнесә дә, ул үз-үзен белештермичә әлегәчә янган йорты тирәсендә бөтерелә. Йортны көл иткән янгынның бирешергә теләмичә, калган хәрабәләрдә гел пыскып, әледән-әле кабынып алуы янында кизү торырга мәҗбүр итә. 
– Кыш көне бернәрсәсез калдык... Мин салкын тидереп авырый идем, иртәнге сәгать биштә дару эчәргә тордым. Борыным суламый, тыгылган, шунлыктан ис тә сизмәдем, бәлки күпмедер дәрәҗәдә төтен исе дә чыккан булгандыр. Мин аш-су бүлмәсендә әвәләнеп, килеп ятканчы ярты сәгатьләп вакыт үтәргә өлгердеме икән, Раяз улым торып чыккан. “Әни, арткы яктан төтен чыга дип шалтыраттылар, янабыз икән ич”, – ди. Корт чактымыни, бөтенебез дә сикерешеп тордык. Бәхетебезгә, Раязның дусты урамнан үтеп бара икән, төтен чыкканын күреп, ул хәбәр салган. Әле бит өскә нәрсә кияргә дә белмисең. Тиз генә ишегалдына йөгереп чыксак – мунчага ут капкан. Безнең сарайга терәлеп үк тора мунча, ә мунча үзе өйгә тоташтырып салынган. Бөтенебез дә су сибәргә керештек, – ди Рәзинә ханым. 
 
Көчәеп киткән ут чиләкләп сибелгән суга буйсынмый, дөрләп үк янарга керешә. Әвеслектәге рулон печәннәргә дә сикерә. Сарай идәненә төшерелгән рулон печәнне дә бөтереп кенә ала.
– Мин бер кат эчке күлмәктән маллар янына кереп йөгердем. Чылбырларыннан ычкындырдым да куам, сугып та карыйм, ишегалдында ут дөрли, куркалар, чыкмыйлар гына. Утка каршы бармый икән, аларны башларына чүпрәк каплап алып чыгарга кирәк булган... Минем бит өстемдә дә бер кат юка төнге күрмәк кенә, кабат өйгә кереп йөгердем. Эленеп торган кышкы киемнәрне алып чыктык үзе, кабат керергә өй эче кап-кара булып,  төтен тулган иде инде. Шкатулкада гына алтын балдакларыбыз, аларны гына да ала белмәгәнмен. Сатып, беренче вакытта шулар акчасына яшәр идек, уттан бернәрсә дә калмады әнә. Иткә дип симертелгән ике үгезебез, февральдә бозауларга торган тана, тавыклар, берсе дә калмады, утта тереләй янып беттеләр. 31 ел буе төзегән тормышыбыздан бер өем көл калды. Башка чыккан олы улыбыз да гаиләсе белән кайтты, узган атнада балалар белән туй көнебезне искә алып, бәйрәм иттек. Шул хөрмәткә өч көн элек кенә 31 мең сумга өр-яңа диван белән карават алып кайтып куйган идек, алып чыга алмадык. Бозау суеп, морозильникларга ит тутырып куйдык, яңа елга дип әллә ничә җәем пилмәннәр, мантыйлар ясап катырган идем, – ди Рәзинә ханым.
 
Иртәнге сәгать алтынчы яртыда күтәрелгән янгынны сүндерергә дип чакыртылган янгын сүндерүче егетләр килеп җиткәнче, 20 минутлап вакыт үтә әле. 
– Мин аларны күргәч, бераз тынычлана төштем. Өйне саклап калырлар, дип уйладым. Мунчаны эттереп, өйдән аерырлар да, су сиптереп, йортны саклап калырлар, дип көттем. Суның сиптерү көче бик түбән булган, моторлары эшләмәгән... Мунча өйгә берегеп янгач, йортны бик тиз камап алды шул. Рафис, мескенкәем, үз-үзен белештермичә,  ялкынга бара да керә, янгын сүндерүчеләрдән узып йөгерде, бик пеште. Аны “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып киткәннәр иде, улым алып кайтты, әле күргәнем юк, яныма килмәде. Йорт тирәсеннән китми, диделәр, – ди әңгәмәдәшем.
 
Алып килгән суларын сиптереп бетергәч, Олы Мәңгәрдә су суырту җай табылмый, суга дип, янгын сүндерү машинасы кабат Әтнәгә юл ала. Ә бу утка ирек биреп, алтын вакытны югалту, дип атала...
– Соңгы вакытларда күңелем гел сизенде. Кайтып җиткәч, йортыбызга күтәрелеп карыйм да: “Күпме еллар төзедек бит. Йортыбыз да, тормышыбыз да искиткеч, инде рәхәтен күреп яши алсак иде”, – дип тели идем. Җиңеллек белән генә җитеш итмәдек, авырлыгын да кичтек, түздек, бирешмәдек. Үргә менгән идек тә, кабат түбәнгә тәгәрәдек, – ди Рәзинә ханым. 
 
Уртанчы уллары хәрби хезмәттән кайткан, Рәсимгә – 21, төпчекләре Раязга 15 яшь. Бер мизгелдә бернәрсәсез урамда басып калган гаиләнең хәлен күз алдына китерүе дә кыен. Ялкынның килеп чыгу сәбәпләре әлегә ачыклана, Сәләхетдиновлар гаиләсе аны мунчадагы ут чыбыкларыннан дип фараз кала. 
 
Ярдәмебезне кызганмыйк, моңа кадәр театр сәнгатенә фидакарьләрчә хезмәт иткән Рафис Сәләхетдиновка ярдәм итик.
+79503149875 номеры Разина Саляхетдинова картасына беркетелгән(Сбербанк, Акбарс)
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»