поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2023 Шоу-бизнес

Сәнифә Рангулова: «Әнием хастаханәдә үз кулларымда җан бирде»

Татарстанның атказанган җырчысы Сәнифә Рангулова белән әңгәмәнең дәвамын тәкьдим итәбез.

– Туган якка еш кайтасызмы?
– Сагындыра... Дүрт бала үстек:өч кыз, бер егет. Авылдагы төп нигезебез Суфый абыем тәрбиясендә. Бәрәңге бакчасына күршеләр утыртса да, абыйлар атна саен кайтып йөриләр, үзләренә кирәк кадәр яшелчәсендә әз-әзләп кенә үстерәләр. Ел саен җәйләрен мин дә гел авылда. Безнең якта бөтен туганнарым сәүдә итә. Уртак кибетем бар, шунда эшлим: кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары сатам. Казанга береккәч, сабырлык җәйгә генә җитә.

– Туган якка бәйле хатирәләрне барлыйк әле. Әти-әни кабере дә ятимнәргә газиз төшенчәләр.
– Әни бик иртә үлеп китте. Минем Казанга килеп җырчы булуымны да, матур тормышымны да күрә алмады. Әти әле, әнидән калып, 75 яшенә кадәр яшәде. Әнинең 4 еллап бавыры авыртты – цирроз. Хастаханәдә үз кулларымда җан бирде. Сәкинә исемле иде. Аның чисталыгы, пөхтәлеге... Әти белән икесе дә сугыш чоры балалары бит, ачлыкка түзеп, юклыкка сабыр итеп, яшлекләрендә урман кискәннәр. Бәлки шушы михнәтләрнең дә зарары тигәндер. Әни үзе гел аяк өсте йөрде, ятып та чирләмәде. Хәле авырайгач, хастаханәгә алып киткәндә дә машинага үз аягы белән чыгып утырды. Иртән янына бардым. Әти үзе эштән бушамагач, мине җибәрде. Мәктәптә укыйм әле, 16 яшьләр тирәсе миңа. Әни үләсен сизенде күрәсең, мине өзгәләнмәсен дигәндерме, кибеткә чәйгә чыгарып җибәрде. Барыбер кайтып җиттем. Әни сүнеп бара иде, әй тынычсызланды, бәгырькәм. “Күңелем болгана”, – диде. Ирен читеннән кан килеп төште. Ул авырту ахыр чиктә шулай итә икән, канлы төерләргә әйләнеп, бавыр тарала. Әни кулларымда өзелде. Илле яшенә дә җитмәгән иде бит.

– Васыятен әйтергә җитештеме?
– Миңа бер үз әйтмәде. Хастаханәгә киткәндә әтигә: “Шәрипҗан, балаларны таратма!” – дигән. Әни китеп баргач, без бик кыенга калдык. Әти дә кайгырды. Без дип ялгыз да яши алмый иде, бер елдан Гөлмиәсмә исемле табибә апага өйләнде. Алар белән бер генә ел яшәдем, әтидән качып диярлек, укырга чыгып киттем. Миннән соң өч ел тордылар да, аерылыштылар. Әти Гөлмиәсмә апада әнине күрергә теләгәндер. Һәр хатын-кызның холык-фигыле үзгә бит. Әти кабат өйләнде. Ул апаны да мактап кына сөйли алам, әтине тәрбияләде, мең рәхмәт аңа. Әти, соңгы көннәренәчә минем кебек гел хәрәкәттә иде. “Гомерем хатирәләре” исемле китап чыгарды. Безнең гаилә тарихы сөйләнә анда, әтинең үзе язган күп кенә шигырләре дә басылган. Әтидән безгә зур истәлек ул!..

– Кайткан чагыңда, каршы алыр кешең булу да үзер бәхет. Бертуганнарыгыз исән-саулармы?
– Биш ел элек кенә Асия апамны җирләдек. Ашказаны авырта иде, тиз китеп барды. Авыл зиратында өчесенең дә каберләре янәшә: әни, әти, апа... Бик сагынам мин аларны. Әтием бик матур җырлый иде, картлыгында да көр тавышыннан өзелмәде. Авыл сәхнәләрендә җырлап йөрде, мәчеттә азаннар әйтте. Күрәсең җырга тартылуым да әтидән. Ә бит үскәндә без татар җырларын тыңлый алмадык. Мәктәптә җырларга ояла идем. Күпчелек биегәнгәме, җырчылыкка укырга киткәч, авылдашлар гаҗәпләнгәннәр дә.

– Берялгызы канат ярган кызны Казан ничек каршы алды?
– Казанда туганым юк, Рәшит абый Ягъфаровларга барып кердем. Урыны оҗмахта булсын, Пермьнән килгән бер баланы үз куышына ул сыендырды. Әнием Рәшит абый белән икесе дә бер авылдан — Күчтәнтибашныкылар иде. Һәр почмагыннан чишмә тибеп чыккан бик матур табигатле авыл иде, хәзер аның да нигезе корыды. Соңга калып килгәнмен, беренче имтихан көне үткән. Әрсезлек! Җырдан имтихан алган укытучы Клара Щербинаның кайда яшәгәнлеген сораштым да өенә йөгердем. Ишеген ачып җибәргәч, теге шаккатты. Телем телгә йокмый, сөйләп торам. Кертте. Җырлатып карады да дүртле куеп, чыгарып җибәрде. Кош тотканмыни! Укырга кердем, тулай торак бирделәр. Казанга килгән елны авылны бик сагындым. Яшүсмер елларымнан алып, бүгенгечә мин көндәлек язам. Шул елларның язмаларын алып укыйм да, чынлап та бик авыр булган миңа... Ләкин, сабыр итә белсәң, гел үсәргә теләп үз өстеңдә эшләсәң, авырлыклар үтә ул. Филармониядә эшли башлагач, гастрольләрдән кайтып кермәдек. Без үткән юллар... Республика авылларын ничә мәртәбә әйләндем икән? Безнең буын җырчылары йолдызлык чире белән мавыкмады. Хәзер: “Син бик танылган идең”, – диләр дә, аптырап калам.

– Сез иң беренчеләрдән машина йөртеп, клип төшергән идегез. Бүген дә йөртәсезме?
– Әйбәт кенә йөри башалаган идем, читләштем нишләптер. Йөртмим. Кирәксенмим дә. Чит илләр буйлап сәяхәт итәргә яратам мин. Күп илләрдә булдым. Парижда, Франция, Венеция, Германия, Италиядә, анда Верондагы Джульетта йортында, Грузиядә булдым. Музейларны, архитектура бизәлешен, истәлекле урыннарны карап йөрим. Чит-җирләрдән рухи байлык җыясың, дөньяга карашың, кешеләргә мөнәсәбәтең үзгәрә. Өч көнлек дөньяда һәрберебез үз гомерен матур итеп яшәсен.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»