|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2023 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиев кешене үлемнән коткарганШушы көннәрдә Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев төркеме белән Бөгелмә шәһәренә гастрольләргә барырга чыккан. Трассада алар ватылып сүнгән “Пежо” микроавтобусын күреп алганнар. -40 градустан узган суык көндә алар кеше кайгысын үзләренеке кебек кабул иткән һәм микроавтобусны буксирга алып, йөртүчене туңып үлүдән коткарганнар.
– Дуслар, кеше кайгысына битараф калмагыз. Аеруча урамда мондый түбән температура булганда. Мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин, – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.
Фото: Әнвәр Нургалиевның шәхси архивыннан.
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|