поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.12.2023 Җәмгыять

Табигать кыланмышлары. Бу кыштан нәрсә көтәргә?

Кыш үзенекен итә. Бу көннәрдә республиканың кайбер районнарында термометр баганасы 50 градуска кадәр (!) төште. Халык мамык шәлгә төренгән арада, җылылык белән тәэмин итүчеләргә дә эш артты.

Салкыннар көчәйгән көннәрдә илдә газ һәм электр энергиясен куллану буенча рекорд теркәлгән. Синоптиклар исә тынычландырырга ашыга: атна азагына җылытачак. Бу кыштан нәрсә көтәргә?

– Узган атна ахырында өй каршындагы градусник 47 градус салкын күрсәтте, – ди Әгерҗе районының Тирсә авылы китапханәчесе Раушания Галләмова. – Алдагы еларда 40 градус салкын булганы бар иде үзе. Тик быелгы кыш уздырды. Бу кадәр салкынны хәтерләмим. Безнең якта 50 градуска кадәр суытты, дип әйтүчеләр дә бар. Өйдә җылы анысы, газ эшли. Сулар катмады, авыл җирендә ул да бик мөһим. Җитәкчелек бу эшне карап-тикшереп тора. Бу арада күршеләрнең, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең хәлен гел белешеп торабыз. Минем дә күршемдә бер әби бар. Көн дә кереп, хәл-әхвәлләрен сорашып чыгам. Аның каравы, балалар укудан ял итте. Салкын булгач, атна ахырыннан бирле мәктәпкә бармыйлар. Балалар бу атна башында да өйдә әле. Чөнки сишәмбе иртән урамда 30 градус салкын иде. Алга таба мондый суыклар булмас инде, бәлки. Хәер, авыл кешесе кышкы салкынга өйрәнгән ул. Өйдә генә ятып булмый, ишегалдында мал-туар, кош-корт та бар бит әле. Кыш буе аяктан итек төшми. «Дежур» аяк киеме гел ишек төбендә тора. Зарланмыйбыз. Тавыклар да сарайдан чыкты инде. Димәк, салкынга бирешмиләр.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, бездә Арктикадан килгән һава торышы хакимлек итә, шуңа күрә дә көннәр гадәттәгедән салкынрак.

– Бу – бер Татарстанга гына хас күренеш түгел, илнең күп кенә төбәкләрендә шул ук хәл, – ди белгеч. – Вазгыять бу көннәрдә үк үзгәрәчәк. Салкын һава акрынлап бирешә. Аның урынына көньяк-көнчыгыштан җылы җилләр исә башлады инде. Шунысын да искәртик: бу суыклар декабрь өчен гайре табигый күренеш түгел. Тарихка күз салсак, кышның беренче аенда моннан салкынрак көннәр дә билгеле. Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, Татарстанда быелгы декабрь климатик нормаларга якын булачак. – Ай башында сизелерлек салкын булды икән, димәк, ай ахырында көтмәгәндә җылытып җибәрергә дә мөмкин, – ди ул.

– Кайбер фаразларга караганда, декабрьнең соңгы ун көнендә һава температурасының 0 градус тирәсендә тирбәлүе ихтимал. Тик борчылмагыз, Яңа елда кар эреп бетмәячәк. Гомумән, башкалада, мәсәлән, кар биеклеге 19 сантиметр тәшкил итә, ә алдагы елларда бу вакытта әлеге күрсәткеч 13 сантиметрдан да артмады. Шуңа күрә көннәр салкын дип уҗымнар өчен борчыласы юк. Татарстанда кар катламы җитәрлек. Кыш суыкларсыз булмас, әлбәттә. Тик салкыннар көчәйгән көннәрдә халыкны электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итүчеләргә эш арткан. 6–8 декабрьдә Татарстан халкы гына да 5016 мВт электр энергиясе яккан. Бу – рекорд сан, дигәннәр тармакта. Моңа кадәр республикада иң күп чимал тотылган көн узган елның гыйнвар суыкларына (4950 мВт чамасы. – Ред.) туры килгән булган.

Татарстаннан тыш, бу көннәрдә утны Красноярск крае, Иркутск өлкәсе, Ингушетия, Саха (Якутия) республикаларында яшәүчеләр дә күбрәк тоткан. Газны да күбрәк якканбыз. «8 декабрьдә «Газпром» бүлекчәләре ил кулланучыларына бер тәүлек эчендә 1717 миллион куб метр газ җибәргән. Декабрьдә бу кадәр зур күрсәткеч теркәлгәне юк иде әле», – диелгән оешма хәбәрендә. Эш артуны, әлеге дә баягы, илнең кайбер төбәкләрендә көннәр кинәт суытып җибәрүгә бәйләп аңлатканнар. Ут яккан, торбаларны җылыткан өчен түләргә дә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов декабрь башында, әле катлы суыклар башланганчы ук кисәтте.

– Гадәттә, гыйнвар, февраль айлары салкынрак булып саналса да, быел декабрьдә үк суыта, димәк, җылылык тагын да күбрәк тотылачак, – диде ул киләсе айда киләчәк счет-фактура кәгазьләренең кыйммәтрәк булачагына ишарәләп. – Кышкы чорда болай да күп түлибез. Коммуналь түләү кәгазьләренә җылылык өчен шактый акча өстәлә. Бу кышта 2022 елның 1 декабрендә расланган тарифлар буенча исәп-хисап ясалачак. Шуңа күрә үзгәреш юк. Артык акча түләмәс өчен өйдәге исәпләгечләрне карап-тикшереп торырга да киңәш итәбез. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исә декабрь суыклары июньдә сөендерергә мөмкин, дигән фикердә. – Ике ел рәттән декабрь чагыштырмача җылы килде. Шуңа күрә быелгы суыклар катырак булды. Мондый салкынга ияләшмәгән дә идек. Ничек кенә булмасын, төп суыклар гыйнварның икенче яртысында көтелә әле. Быелгы кышка карап, җәй киләчәк, дип уйлыйм. Соңгы елларда июнь ае бик салкын, тик декабрьдәге һава торышын исәпкә алганда, киләсе елга җәйнең беренче ае кояшлы, җылы булырга охшаган, – ди ул.   

 

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»