|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2023 Фаҗига
38 яшьлек ир-ат әнисен хастаханәгә алып барганда авариядә үлгәнЧиләбе өлкәсенең Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Ашинск районында кешеләрнең үлеменә китергән юл фаҗигасе сәбәпләрен ачыклый. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 11 декабрьдә иртән Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1594 нче чакрымында “Лада Веста” (рулендә 1958 елгы ир-ат булган), алдагы машинаны узганда каршы яктан килүче “Nissan X-Trail” автомобиленә (йөртүчесе – 1985 елгы ир-ат) килеп бәрелгән. Шуннан соң “Лада Веста”, хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп, ярымприцеплы “Вольво”га (рулендә – 1964 нче елгы ир-ат) килеп кергән. дип яза “Башинформ”. Фаҗигадә “Лада Веста” йөртүчесе һәм пассажиры (1956 елгы хатын-кыз), шулай ук “Nissan X-Trail” йөртүчесе шундук һәлак булган. “Лада Веста” һәм “Nissan” ның ике пассажиры (хатын-кызлар) хастаханәгә озатылган. “На земле Салавата” газетасы мәгълүматларына караганда, котчыкмалы авариядә Башкортстанның Салават районы Мурсалим авылыннан 38 яшьлек Альберт Солтановның гомере өзелгән. Әнисе бик нык җәрәхәтләнгән. Солтанов “Nissan X-Trail” рулендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул әнисен Уфа хастаханәсенә алып барганда фаҗигагә юлыккан. 20 еллык йөртүче стажын туплаган ир-егет юлларда бик игътибарлы, сак булган. Ләкин каршына “Лада” килеп чыккан… Хатыны һәм ике баласы (5,7 сыйныф укучылары) ятим калган. Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|