поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.12.2023 Шоу-бизнес

Тәтишка: "Ришат үзгәрде. Әйтерсең, теге дөньяга барып кайтты"

Ришат Фазлыйәхмәтов әле күптән түгел генә хастаханәдән чыкты. Аны Милли премия сәхнәсендә күргәч, күзгә күренә, ахры дип торабыз. Ришатның “больничные” озакка сузылмады. Шулай да, аның кисәк кенә авырып китүенең сәбәпләре бар. Ришатның тормыш иптәше Эльмира безгә бу хәлнең тулы тарихын сөйләде.

– Ришат өчен бик катлаулы ел булды бу. Ул бик көчле кеше, күп әйберне тамашачыга сөйләп тә булмый. Ришатның хастаханәгә эләгү тарихы Уфада узган “Татар җыры” фестиваленнән үк башлана. Ул һәрвакыт үзе белән ике костюм йөртә: сәхнәдә чыгыш ясар өчен һәм банкетта җырлар өчен. Бу юлы да шулай булды. Ришат сәхнәдә җырлады, мин видео төшердем. Чыгыштан соң, әйберләрне тиз генә җыйдык та, Казанга ашыктык. Өйгә кайткач, костюмның бер элементы югалганлыгы ачыкланды. Ришат белән бөтен җирне тагын бер кат карап чыктык, тапмадык. Ә Ришат бик төгәл кеше, һәр костюмын энәсеннән җебенә кадәр тикшерә. Чыгыш вакытында бизәнү бүлмәсе ачык калган иде, бәлки, кемдер махсус та эшләгәндер моны. Минем беркемне дә гаеплисем килми, тик костюмга дип махсус ясалган элемент берничек тә төшеп кала алмый. Костюмны чехолда түгел, ә сумкада йөртәбез. 

– Бәлки, ялгыш кына алганнардыр?
– Нәрсә уйларга да белмим. Тик бу хәл бары Ришатка начарлык теләгәннәрнең эше.  13 ел сәхнәдә чыгыш ясау тарихында беренче тапкыр аңлашылмаучанлык килеп чыкты. 

– Концертлар белән нәрсә булды соң?
– Продюсерлык үзәге белән бәхәс килеп чыкты. Әлегә бу хакта сөйләргә әзер түгел, чөнки барысы да хәл ителеп бетмәде. Эшләдек әйбәт кенә һәм шул концертларны оештыручылар юк булды. Бу хәлне суд юлына басмыйча гына хәл итәсе килә. Андый продюсерлык үзәкләре эшләргә тиеш түгел. Алар артистны күтәрми, ә киресенчә, дәрәҗәсен төшерә. Күпме концертлар планлаштырган идек. Ришат аның өчен дә бик нык борчылды. 

– Ришат аңын югалткан көн турында сөйләгез әле.
– Иремнең йөрәге таза. Ул беркайчан да авырмый. Эссе мунча ярата, мин андый температурага түзә алмыйм. Көн саен суган ашый. “Иң мөһиме – сәламәтлек”, - дип кабатлый. Бу көнне Казанда өйдә идек. Кинәт Ришатның куллары калтырый башлады. Тыны кысылды. “Хәзер су эчеп киләм”, - дигән иде... Егылды. Ярый әле мин андый хәлдә нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләм (Эльмира элек эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән). Тизрәк ашыгыч ярдәм чакырттым. Ришатны янга бордым. Суламый, беләсеңме, суламый! Ашыгыч ярдәм карап та тормады, тизрәк хастаханәгә алып китте. Мин шок хәлендә, күздән яшьләр агыла. Ришат "шоковый"да ярты сәгать үткәрде. Табиб киемнәрен кулыма тоттырды. “Ришат үлдеме әллә?” – дип сорадым, котым алынды. Реанимациягә алып киттеләр, чөнки Ришат аңына килмәде. Табиблар бу хәлнең сәбәбе - борчылулар, стабиль йокы булмау, стресс, дип аңлатты. Алар белән сөйләшеп, Ришатны аерым палатага күчердем. Йөрәге дә сау-сәламәт, барысы да яхшы бит.

– Без бит күптән түгел күрештек, бу хәлне ишеткәч, ышанмадым...
– Минем дә ышанасы килмәде. Тик без иртәгә нәрсә буласын әйтә алмыйбыз шул. Ришатның бәхетенә ул вакытта өйдә мин идем. Ришат бит авылга да бер үзе кайтып китә, ә анда килеп чыкса... Хастаханәдән соң, Ришат үзгәрде. Әйтерсең, теге дөньяга барып кайтты. Ул болай да бик көчле кеше, хәзер тагын да көчлерәк. “Минем бу дөньяда эшлисе эшләрем күп әле”, - ди.
 
Ришатка һәм аның тормыш иптәше Эльмирага сабырлык һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз. 
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»