поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.12.2023 Дин

Әрвахларга ничек итеп дога кылырга?

Каберләрне зиярәт итүнең максаты – гыйбрәт алудыр. Бу үлемне хәтерләтә, чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар. Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәт гамәлләрдән санала. Ни өчен без үлгән кешеләрне искә алырга һәм алар өчен дога кылырга кирәк?

Беренчедән, әгәр әти-әни вафат булган икән, без аларны онытмаска тиеш. Алар безнең якты дөньяга килүебезгә сәбәпче булды, безне карады, үстерде, тәрбияләде. Икенчедән, без үзебезнең кем икәнлегебезне белергә, нәселебезне онытмаска, үлгәннәрнең исемнәрен дә истә тотарга тиешбез. Өченчедән, һәр кешедә хата, кимчелек һәм аның гөнаһысы бар. Шулай ук нәзер әйткән сүзләре, алган бурычлары бар икән, балалар шул сүзләрне тормышка ашырса, бурычларын түләсә, болар аларның өстеннән төшәчәк. Аларның гөнаһлары балаларына тәэсир итмәсен өчен, Аллаһтан алар өчен гафу сорарга кирәк.

Әрвахлар өчен Коръәннән белгән сүрәләрне укырга кирәк. Гадәттә “Фатиха", “Ясин”, “Тәбәрәк” сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

 
"Йа, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең һәм аның гаиләсенең, атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.
 
Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.
 
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.
 
Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-савапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.
 
Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.
 
Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин”.
 
Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов,
Питрәч районы Көек авылы имамы.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»