поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
11.12.2023 Җәмгыять

Раил Галиәкбәровның хатыны: «Мин аның арбасын күрмәдем дә»

Моннан 15 ел элек булган вакыйга Раил Галиәкбәровның тормышын икегә бүлә дә куя. Казан дәүләт энергетика институтының 3 нче курсында укып йөрүче егет юл һәлакәтенә очрап, гомерлеккә гарип кала. Авылларына кайтучы машина юл кырыена төшеп китә. Башка егетләргә берни булмый, ә менә Раил аңын югалта. Аны тизрәк Казан хастаханәсенә җибәрәләр. Егетнең башына, күкрәгенә, умырткалыгына зыян килә.

Ул чакта янәшәсендә әнисе Әнфисә апа була. Күпме генә катлаулы операцияләр кичерсә дә, Раилнең хәле уңайланмый. Ул бик нык ябыга. Шул чакта Шәмәрдән табибы Радик Борһанов егеткә массаж ясап карарга була. Раил шуннан соң тернәкләнеп китә. Үзе дә сизмәстән әнисеннән ипи сорый һәм куллары ризыкка үрелә башлый. Әле кайчан гына бернинди хәрәкәтсез яткан егет өчен моннан да зур шатлык булмый. Әкренләп Раилнең яшәү теләге барлыкка килә. Ул ничек тә аякка басарга дип яши башлый. Йөртмәгән тернәкләндерү үзәкләре калмый. Район табиблары да ташламый аны. Коляскадан – диванга, диваннан коляскага күчереп утыру да тиңе булмаган бәхеткә әйләнә.
 
Тернәкләндерү үзәкләренең берсеннән ул өстәл теннисы белән мавыгып кайта. Өйләренә кайткач, әтисе белән уйный башлый.  Башта куллар да тыңламыйча маташа әле. Әмма егет өчен артка юл юк. Ул ничек тә сынатмаска дип яши. Һәм максатына ирешә дә. Раил кул белән идарә итә торган машинага утыра. Куркуны җиңәргә өйрәнә, район эчендә йөри башлый. Соңрак Казанга, башка шәһәрләргә дә чыгып китә. Теннис буенча төрле бәйгеләрдә катнаша, Татарстан чемпионы исемен дә ала. Спорт мастеры да була. Россия буенча үткәрелгән ярышларда да сынатмый. Новгород, Брянск, Уфа, Тула, Сан­кт-Петер­бург калаларын­дагы турнирларда уйный. 2014 елдан халыкара ярыш­ларда катнаша. Вен­гриядә – өченче, Франция­дә команда уенында беренче урынны алалар. Россия җыелма командасы составында Даниядәге Европа Чемпионатында катнаша. Словениядә, Италия­дә, Франция­дә була.
 
– Аяклар йөрмәсә дә, кулларым эшли бит, – ди Раил үзе. – Иң мөһиме – югалып калмаска, бирешмәскә кирәк! Янәшәңдә яхшы кешеләр күбрәк булган саен, синдә ышаныч арта. Бик авыр чакларда әнием терәк булды. Хастаханәдә гел янымда иде. Минем өчен бөтен туганнарым борчылды. Аларга мең рәхмәт. Әни армасын дип, хастаханәдә чакта аны алыштыралар иде. Бар да яхшы буласына ышану яшәтте мине. Юлымда Ләйсәннең очравы да язмышымда зур бүләк булды.
 
Җылы яңгыр булып килеп керә ул Раил күңеленә. Бер лагерьда шәфкать туташы булып эшләүче Ләйсән ярышка килгән егетне күреп ала. Шул мәлдә күзләр очраша. Беренче күрүдән алар бер-берсенә гашыйк була.
 
– Мин Раилнең коляскасын күрмәдем дә. Әйтерсең, ул юк. Аның зәңгәр күзләренә кереп югалдым. «Ярдәм итимме?» – дигәнем истә. «Әйдә, тупларны биреп тор», – диде ул миңа. Ярыштан соң, Раил социаль челтәрләрдә мине эзләп табып, хат язды. «Очрашыйк», – дип язган. Мин дә каршы килмәдем.  Шул ук көнне әнисе белән таныштырды. Бик ачык күңелле, кешелекле егет икән дидем, – дип искә ала Ләйсән. – Раил белән танышуым турында башта дөресен әйтергә курыктым. «Әни, мин бер егет белән таныштым, әмма ул йөри алмый», – дим. Әни мондый танышлыкка каршы килмәде. «Эчкече, наркоман түгел бит», – диде.
 
Яшьләр гөрләтеп туй ясый. Дөрес, баштарак Ләйсәннең коляскада утыручы егеткә кияүгә чыгуын аңлап бетермәүчеләр дә була. Әнисенә дә, үзенә дә, беткәнмени башка егет, дип килеп әйтәләр. Ләйсән өчен Раилдән дә яхшы ир-ат юк. Ул ялгышмый. Алар бер-берләрен аңлап, хөрмәт итеп яши башлый. Башта Раилнең әти-әнисе белән яшиләр. 2020 елда үзләренә йорт салып, башка чыгалар. Өйләрендә бар нәрсә дә Раил өчен көйләнгән.
 
– Раил белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ул – бик акыллы ир-ат. Һәр нәрсәне тыныч кына хәл итә. Миңа  төпле киңәшләрен бирә. Гаиләдә ир-ат нинди эш башкарса, шуны эшли. Мин йөри алмыйм, дип утырмый, яңа йорт салып чыккач та, барлык эчке эшләрне үзе башкарды. Раил – миңа бик зур терәк. Һәрдаим ярдәм итеп торган әти-әниләргә дә рәхмзтлемен, – ди Ләйсән.
 
Ләйсән инде тугыз ел үз районнарында һәм якын-тирәдә сабыйларга бәйрәмнәр оештыра. Һәр чарага әзерләнгәндә Раилдән киңәш сорыйм, ди. Раиле дә ерак юлга үзен генә чыгарып җибәрми икән. Аеруча кыш көннәрендә. Тирләп-пешеп бәйрәм уздырганнан соң, җылы машинага чыгып утыр, дип көтеп тора икән. Бер карасаң, вак кына әйбер кебек. Әмма гаиләне тулы итү җылы сүздән, сиңа булган мөнәсәбәттән дә тора бит! Раил дә яшерми: Ләйсәненең яратуы аңа бар киртәләрне җиңәргә булышкан. Алар бүген Сәлим һәм Салават исемле ике ул үстерә.
 
– Мин Раилнең ышыгында яшим. Ул ир-атның барлык яхшы сыйфатларын үзенә җыйган. Аның белән миңа бик рәхәт. Таянырлык кешем ул, – ди Ләйсән.
 
Раил бәхетле яшәүнең серләрен дә ачты.
 
– Вакчыл булмаска, кайбер нәрсәләрне күрмәскә, ишетмәскә кирәк. Тәлинкәләр ватып,  өйдән чыгып китеп тавышланган юк. Бер-ике минутка эләгешеп алабыз инде без. Әмма аны тиз онытабыз. Иң мөһиме – бер-беребезгә ышанып, хөрмәт итеп, яратылып яшибез. Тормышта нинди генә хәл булмасын, язмышыңны кабул итеп яшәргә кирәк. Бәргәләнүдән ни файда?!  Бирешмәскә, сынауларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Һәм ышанырга. Тереләсеңә, бәхетле буласыңа ышанырга кирәк!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.12.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы