поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.12.2023 Фаҗига

“Бик янган, баш сөяге бөтенләй юк...” (КУКМАРА ФАҖИГАСЕ)

9 декабрь төне артык суык булу өстенә, кукмаралылар өчен, кызганыч, бик хәвефле үтте. Планетарий урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгып, зыкы салкыннар белән исәпләшмәгән ялкын теленнән 75 яшьлек Галимә Корбангалиеваның гомере өзелде. Гаиләсе өчен авыр югалту. 76 яшен тутырган гаилә башлыгы – Зиннур абыйның гомере өчен әле табиблар көрәшә, ул реанимациядә.

“Утны суык та суытмый икән...”
 
Корбангалиевлар гаиләсенә олы сынау килгән: беренчедән – зур югалту, алар туң ертып, мәрхүмәне соңгы юлга озатырга әзерләнә,; икенчедән – урамдагы һава торышы көйсез, артык салкын. Биш минуттан гайре торып та булмый – термометр 30 градустан да түбәнрәк күрсәтә. Ә төнгә каршы янган йорт әле дә пыскый, ялкын күтәрелеп китмәсен өчен сакларга кирәк. Корбангалиевларның өч баласы: Илнур, Гөлназ, Илназ шунда. Күршеләргә кереп җылыналар да, уттан “хәрәбә” хәлендә калган туган нигезләре янына чыгалар. Бу минутларда аларга күрше-тирә, туганнары, авылдашлары да терәк. 
 
Авыр чакларында кайгыларын уртаклашып, без дә Илназ белән элемтәгә кердек.
 
–Кар сибеп торабыз, йортыбыз ике катлы иде, беренче катның матчалары пыскып тора да, ялкынланып китә. Утны суык та басмый икән... Әти белән әни икесе генә яшиләр иде. Абый белән мин – Кукмарада, Гөлназ апа Казанда төпләнде. Әтинең беренче гаиләсендә туган кызы Гөлнара апабыз да бар, аның Үзбәкстанга акча эшләргә киткән чагы, хәбәр бирдек, юлга җыена, кайтам, ди. Уйламаган җирдән килеп чыккан хәсрәт бу, – дип сөйләде ул.
 
Янгынны кичке сәгать сигезләр тирәсендә килеп чыккан дип фаразлый. Аңа әнә шул вакытта күршеләре: “Илназ, сараегыз яна”, – дип шалтырата. 
 
–Мин килеп җиткәндә өйнең икенче катын ут чорнап алган иде, дөрләп яна... Икенче каты чорма кебек иде, яшәмәдек. Карыйм, өйнең беренче катында инде төтен тулган. Ишеккә барып сугылдым – ябык. Ача алмадым. Тәрәзәне ватып эчкә кердем. Идәнгә ятып, шуышып эзли торгач, әтине таптым. Аларның бүлмәсе эчтәрәк. Әти, бәхеткә, түр якта булып чыкты. Диван янында ята, хәрәкәтсез. Аңсыз икәнлеген аңладым да, тәрәзәгә таба сөйрәргә керештем. Аякка басарлык түгел, сугыштагы кебек, үзем шуышам, үзем әтине сөйрим. Урам яктагы кешеләргә әтине тәрәзәдән бирдем, – ди Илназ.
 
Үзе тагын төтен эченә кереп китә. Ләкин 3 метрдан артык бара алмый, Төтен аның тын юлларын буып, харап итәм дигәндә генә, ул чарасызлыктан кире борыла. 
 
–Әнине эзләп табарга иде исәбем, төтен ирек бирмәде. Миннән соң әле абый кереп китте. Ул әниләрнең бүлмәсен капшап чыккан, бөтен җиргә сугылдым кебек, әнине күрмәдем, дип өзгәләнә. Әни аш-су ягына чыккан, сөякләрен шуннан таптылар. Урта яктан әниләр бүлмәсенә сулга борыласы, аш-су бүлмәсе уң якта... Әгәр дә эзләп тапсак та, әнине исән килеш алып чыга алмас идек, ул кадәрле төтен эчендә исән калырлыкмы. Җитмәсә, астма белән авырый иде, аңа ул төтенне бер сулау җитә, – ди әңгәмәдәшем. 
 
“Бүген җирләмибез”
 
Зиннур абый ут эченнән алып чыкканда комага киткән – аңын югалткан була. Үзенең күзләре дә ачык, ә үзе берни ишетми, белештерми иде, дип гаҗәпләнә Илназ. 
 
–Әни җан биргән җиргә кереп баса алмыйм әле. Беренчедән, бик юеш, тәрәзә аша сикереп кермәле, икенчедән, менә шушы җирдә таптык, дип тә төртеп күрсәтмәделәр. Әнинең көлен бер савытка җыеп аласым килә. Бик янган бит ул мәрхүмәкәем. Баш сөяге бөтенләй юк, кулларының да кайбер өлешләре янган. Әнинең гәүдәсен карарга көчем дә җитмәде, уттан калган кадәрлесен төреп, моргка алып киттеләр. Бүген җирләмибез. Иртәгә инде, – ди Илназ.
 
Мәрхүмә Галимә апа тумышы белән Арча районының Ак-Чишмә авылыннан. Исән чагында балаларына ул җәсәден туган авылы зиратына иңдерергә васыять иткән. “Мәңгелек йортым әти-әни кабере янәшәсендә”, – дисә дә, балалары уйда.
 
–Әтине бит, һәрхәлдә Ак-Чишмә авылына алып кайтып җирләмибез, монда бүленеп калачак. Ә без аларны бер-берсеннән аерырга теләмибез. Икесе ике зиратта ятсыннармыни инде? Әти бүген аңына килгәләде. Апа аның янына кергәч, сораган. Үзебез әйтмәсәк тә, әнинең үлгәнен аңлаган бугай. “Әниегез әйткәнчә эшләгез”, – дигән. Әти үзен бик сабыр тота, ди апа. Хәле авыр әле әтинең дә. Кичке якта тагын бер сүз кузгатып карарбыз. Без әнине Кукмарада җирләү яклы, – ди Илназ. 
 
“Тавыкларның сөякләре дә калмаган”
 
Янгынның килеп чыгу сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Искергән ут чыбыкларыннан дип фаразлыйлар. Утның сарай эчендә урнашкан тавыклар кетәклегеннән чыгуы тәгаен. Сарай исә, бәхетсезлеккә, йорт түбәсенә кергән булган, нәтиҗәдә, ут туп-туры йортның икенче катына үрмәләгән. 
 
–Тавыкларның сөякләре дә калмаган хәтта, көл генә. Урамда бик салкын булгач, без әтине, әллә тавыкларга җылыткыч куйганмы дип уйлаган идек. Юк. Куйган булса, эресә дә, җылыткычның нәрсәсе дә булса кала бит. Тапмадык. Бөтен җирдәге ут чыбыкларын яңарттык, шул бер сарайда гына искеләр иде. Йортка бүген тимибез әле, бәяләргә дип килергә тиешләр. Иминиятләштерү оешмасыннан килеп киттеләр, йорт үзе иминиятләштерелгәндер дип уйлыйм. Әти беләдер инде. Иң мөһиме ул исән. Әти әле әйбәт кенә иде, 76 яшендә дә үзе машина йөртте. Еракка чыгып китмәсәләр дә, Кукмарада әнине кирәк җиренә илтеп куйды, барып алды. Машинасын да этеп чыгарырга өлгермәдек, алдын эреткән. Тимер-томырга гына илтеп тапшырмалы. “Вольво” машинасы, яңа булмаса да карап кына йөртә иде. Хуҗалыкта исән калган әйбер шул – остаханәдә дә, беседка. Буш чакларда әти белән калайдан тәрәзә йөзлекләре ясый идек, шушы яшендә дә, көчем юк инде димәде, минем янга чыгып кайнашты бит. Әнидән соң бик авыр булыр инде аңа... – ди әңгәмәдәшем. 
 
Галимә апа гомере буе киемнәр тегү фабрикасында эшләгән. Гади тегүчедән мастер дәрәҗәсенә күтәрелгән, хөрмәтле ханым ул. Илназ әйтүенчә, гомеренең соңгы елларында: “Кеше кулларына калып, урында тилмереп ятмасам иде. Йөгереп йөргән җиремнән, изге үлем бир, Раббым!” – дип теләгән. Ансат үлемнең мондыен ук теләмәгәндердә, ә менә гомеренең өзелүе... 
 
–Без ул көнне Арча районында ашта идек, мәҗлестә. Күңел никтер күкрәк читлегенә сыймады минем, ашта бик тынычсыз утырдым. Көндезге өченче яртылар тирәсендәдер, ашны да төгәлләмичә кайтып киттек. Кайтып керүгә, ардым, дип яттым. Кичкә менә шушы хәл. Әнине бит күршеләр күрдек, йөгереп чыккан иде, документларын алырга кире кереп китте, диләр. Белмим инде, керсә дә документ дип түгел, әти өчен ут эченә кереп адашса гына... – ди Илназ. 
 
Кышның зәмхәрир суыгында зур югалту кичергән Корбангалиевлар гаиләсенә хәлдән килгәнчә ярдәм итсәк иде. Матди ярдәм өчен: 89061115438 – Корбангалиев Илназ Зиннур улы (Сбербанк)

 


Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»