|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2023 Ир белән хатын
![]() Үбешеп кенә яшиләрКотдус бабай белән Мин¬камал әби кебек шаян, тормышлары гел бәхеткә төренгән башка кешеләрне мин белмим. Алар турында Көлке көненә карата шигырь дә язган идем әле, китабымда басылып чыкты. Котдус бабай мөлаем йөз¬ле, чиста-пөхтә кеше иде. Аның өстендә гел ап-ак күл¬мәк булыр. Ә яшь чагында ул авылның иң чи¬бәр егете булган, диләр. Фә¬кыйрь¬легенә карамастан, күп кенә кызлар аңа күз атып йөр¬гәннәр.
Минкамал исемле ятим, ләкин бик тә чибәр, уң¬ган¬лыгы белән дан тоткан кыз турында Котдус ишетеп белә. Ул вакытта инде беренче хатынын аерган булганлыктан, кызны күзләп йөри башлый. Минкамал Ике су арасы дип аталган урамда яшәгән. Хәзер ул урам Подгорный дип атала. Котдус, күзләп йөри-йөри, чынлап торып гашыйк була бит бу кызга. Шулай бервакыт, Минкамалның инешкә кер чайкарга төшкәнен кө¬теп ала да таллар арасыннан килеп чыга. Минкамал¬ны тартып алып, суырып үбә дә: “Чык миңа кияүгә, ир¬тәгә кичен килермен. Мин сыз¬гыргач - чык, артымнан кайтырсың”, - дип пышылдый һәм юк була. Беркатлы, ышанучан Минкамал, үги ана кулында интеккәнче дип, ризалаша һәм Котдус кушканча эшли. Шуннан бирле алар аерылмыйча, мәхәббәтләрен саклап, булганына шөкер итеп, үбешеп кенә (үзләренең сөйләве буенча) яшиләр.
Котдус бабайны нигәдер сугышка алмаганнар. Ике балалары туган. Олы малайлары гарип иде. Ул вакытта миңа 5 – 6 яшь булгандыр, ә ул инде унсигездә булса кирәк. Балалык белән артыннан ирештереп йөрибез, ә ул безне куа. Яшьли үлеп китте ул мескенкәй. Кызлары Әминә читтә кияүдә иде. Миндар исемле оныклары бабаларына килеп йөрде. Исәндерме-юкмы, белмим.
Апам сөйләвенчә, аларда гына кара тәлинкә-радио булган. “Аны урамга элеп куялар да бөтен авыл халкы җыелып тыңлый иде”, - дип сөйли апам. Алар ике яклы бәләкәй генә өйдә яшәделәр, абзарлары да читәннән иде. Башта сыер асрадылар. Сугыштан соңгы елларда урманнарда бүре бик күп иде, авылга кереп никадәр малларны бугазлап харап иттеләр. Ә Котдус бабай, иске чиләккә күп итеп чыра телеп, төне буе учак ягып малларын саклаган. Аннан соң сыерын саткан да кәҗә сатып алган. Мин белгәннән бирле алар кәҗә асрадылар.
Сугышка кадәр халык иген үстергән булса, сугыштан соң көнбагыш утырта башладылар. Аны “сасон” дигән каты үлән баса иде. Шуны утап кулларыбыз канаганын күрсәгез иде! Ә Котдус бабайлар көн¬багыш та, мәк тә чәчтеләр. Стаканын 10 тиенгә саталар, ә халык ала. Без дә тавык йомыркасын мәккә алыштыра идек.
Ындыр артында умарта¬лыгыбыз бар иде, аннан әрә¬мәлек китә. Бабай кә¬җә¬ләрен ындыр артына арканлый иде. Бервакыт кәҗә кычкырган тавышка барсак – бичараны умарта кортлары сарып алган! Котдус бабай көч-хәл белән арканын чишеп, кәҗәне алып кайтып китте. Суйганда, тәненә пычак керми, умарта тыгызлап ябышкан, дип сөйләгәне истә.
Минкамал әби белән “Уфалла” арбасын тартып пе¬чән чабарга әрәмәгә ки¬тә¬ләр иде. Башта берсе, аннары икенчесе, арбага утырып, тартышып баралар, үз¬лә¬ренә-үзләре кы¬зык ясый-ясый, көлешә-көлешә барып җитәләр. Бабай печән чапкан арада әби җиләк җыя. Кайтканда бабай алдан җигелеп тарта, әби арттан этә. Юл аска таба булса, әби арбага менеп утыра икән. Авылга кергәндә аларны бала-чага каршы ала. Әбине дә, бабайны да арбага утыртып, өйләренә кадәр илтеп куялар. Әби, җиләк, шикәр салып, тәмле чәй белән сыйлый үзләрен. Урам балалары гел алар тирәсендә кайнаштылар. Чөн-ки аларда шикәр беркайчан да өзелмәде. Әби белән ба¬бай бусагада кочак¬лашып утыралар, ә балалар йә йортларын себерәләр, йә абзар чистарталар. Бабайның мәзәкләрен тыңлый-тыңлый, көлә-көлә эшлиләр иде.
Әби акчаны саный бел¬мә¬гәнлектән, кибеткә гел бабай үзе генә йөри иде. Безнең турыдан менеп китә, әби үбә-үбә озатып кала. Төшеп, кә¬җәләрен карый да бабай кайтканны көтеп утыра. Әһә! Бабай күренү белән бии-бии каршысына бара, чупылдатып үбеп ала да, бабайның аркасына аскан капчыгын алып, үзенә аса. Шулай бер алдына, бер артына төшеп, нидер сөйли-сөйли, кайтып китәләр икәү. Ә бабай “күр¬дегезме?” дигән сыман, бик “довольный” булып, як-ягына каранып бара.
Берәрсенең мунчасыннан төтен чыкканын күрсәләр, кермичә калмыйлар, мунчаны бик яраталар иде. Минем Халисә апам күршесендә генә яшәделәр алар. Мунча яккан көнне башта бабай килеп керә, бераздан ишектә әби пәйда була. “Әй, мәлгунь, каян белдең минем монда кергәнне”, - диюенә әби: “Соң, картым, бераз торгач, минем арттан кер, дип үзең әйттең бит!” - дип куя да үбеп ала. Кинәнеп, бергәләшеп кө¬лешәбез. Алар мунча кереп чыгып, бездә чәйләр эчеп, бабай мәзәкләр сөйләп, төнлә генә кайтып китәләр.
Берзаман, гел кешегә йөр¬гәнче дип, почмак ягын көн¬багыш сабаклары белән бүлеп куеп, ләүкә-сәке ясап, мич башында фләк белән су җылытып, чуенга таш тутырып, казан урынына куйганнар, пар салып, чабынып, мунча кереп ятканнар. Шак-каткыч! Нәкъ элгәре тау тишегендә яшәүче халык кебек инде. Көл дә, ела да. Лә¬кин бу рәхәтлек озак бармаган шул. Котдус бабай белән Минкамал әби күрше Гәрәй бабайларны “мунча”га чакырганнар. Тегеләренең үз мунчалары булса да, кызыксынып кергәннәр. Сәке-ләүкәгә ике бабайның менеп утыруы булган, ул шунда ук ишелеп тә төшкән. Көлгәннәр-көл-гән¬нәр дә Гәрәй бабай аларны үз мунчасына чакырган.
Шулай, алар икәүләшеп, кемнең морҗасыннан төтен чыкса, шуларга барып, мунча кереп, сыйланып, мәзәк сөй¬ләп көлдереп йөриләр иде. Аларның өстәлләрендә һәр¬вакыт өч литрлы банкада гөлҗимеш суы, төрле дару үләннәреннән ясалган чәй булыр иде. Шуңа күрә чирләмәделәр дә алар. Намазны да бергәләшеп укыдылар. Көлешеп, шаяртышып, ти¬рән картлыкка кадәр бик тату тормыш иттеләр. Ме¬нә шулай да яшәп була икән. Бабай әбидән ике ел гына алдан үлде, туксанынчы елда. Әби соңгы ике елын кы¬зы карамагында яшәде.
Без аларны һәрвакыт ис¬кә алып, догабыздан калдырмыйбыз, гел сагынып сөй¬ли¬без.
Фото: пиксабай
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|