|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2023 Шоу-бизнес
![]() Кайнар суга пешкән Илнат Фәрхуллин: «Кемдер пиар, исерек булган, ди...»Җырчы Илнат Фәрхуллин мунчада ялгыш өстенә кайнар су түгеп, хастаханәгә эләккән иде. Бүген җырчы хәле турында язган. "Алга таба әкрен генә атлыйбыз, Аллага шөкер. Авыртуны баса торган дарулар инде кадатмыйм. Иртәнге 6 дан төнге 12 гә кадәр система куялар. Уколлар күп.
Палатада үзем генә, кеше белән торып та булмас иде. Чөнки ярымшәрә ятарга кирәк.
Су җыелып кабарган шешләр әкренләп тишеләләр, тән кибә башлады. Бүгеннән сырганак мае сөртә башларга куштылар. Тирән яра булган җирләргә "Фурацилин".
Барыгызның да киңәшләрен укып барам. Дөрестән дә җиңел әйбер түгел. Шулай язгандыр инде. Моны гына җиңеп чыгарбыз, Алла бирсә. Төрле комментарийлар бар. Кайберләрен аңлап бетермим. Кемдер пиар ди, исерек булган... Кемдер намазга өнди һәм башкалар. Пиар ясар өчен кеше өстенә кайнап торган су түкми инде. Бу очраклылык.
Һәр кешенең үз фикере, дөрес дип тапсалар - язсыннар. Минем өчен кайгыручылар да бик күп. Борчылмагыз, бар да яхшы булачак! Рәхмәт сезгә минем белән булганыгыз өчен",- ди Илнат.
--- |
Иң күп укылган
|